Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай шәһәренең сәнәгатьче сәүдәгәрләре

Чистай өязе Кама аръягының иң эре өязе булганга күрә, нәкъ менә Чистай шәһәренең бу якта төп сәүдә үзәге булып китүе очраклы түгел. Чистайдан тыш, бу чорда Казан, Алабуга, Тәтеш, Минзәлә, Лаеш, Мамадыш һ. б. шәһәрләр Казан губернасының төп сәүдә үзәкләре саналган. Ә Чистай губернаның Казаннан кала икенче сәүдә үзәге булган. Икмәк сәүдәсе өлкәсендә ул хәтта Казан белән дә ярыша алган. Бу шәһәр, мөгаен, Кама аръягы регионында гына түгел, гомумроссия икмәк сәүдәсендә дә зур роль уйнагандыр.

Чистай шәһәре сәүдәгәрлек, нигездә, икмәк сату белән дан тоткан. XIX гасырның икенче яртысында Чистай шәһәре сәүдәгәрләренең иң эре вәкилләре В.Л.Челышев, П.М.Шашин һәм Е.И.Чукашевның төп сәүдә формасы - икмәк сәүдәсе, төгәлрәк әйткәндә, икмәкнең амбар сәүдәсе. Алар һәммәсе дә Чис тай шәһәренең генә түгел, барлык Кама аръягы регионының иң эре сәүдәгәрләре булганнар. Бу хакта кайбер тикшеренүчеләр язып калдырган. Мәсәлән, XIX гасырның икенче яртысында Урта һәм Түбән Идел буе шәһәрләре тормышын өйрәнүче Л.И.Гончаренко болай яза: «...Идел Буе сәүдәгәрләреннән тыш, зур икмәк сәүдәсе белән Кама эшмәкәрләре дә шөгыльләнә. Чистай купецлары Челышев һәм Чукашевлар ашлыкны Санкт-Петербургка озатучы иң эре экспортерлар булып торалар. Купец П.М.Шашин фирмасы хәрби идарәчелек өчен икмәк әзерли. Казан губернасының башка күп кенә шәһәрләренә килгәндә, аларда икмәк сатып алу, нигездә, вак-төяк характерда гына...»

Д.Е.Лаппо хезмәтендә мондый юллар табарга мөмкин: «...ике Чистай фирмасы - Челышев һәм Чукашевныкылар - Петербургның иң эре фирмаларыннан саналалар; П.М.Шашин фирмасы хәрби идарәчелек өчен казнаны тәэмин итүче иң эре фирма булып тора...»

Башта икмәк крестьяннардан сатып алынып, йорт яны яки Чистай пристане амбарларында сакланган, аннары сату өчен Рыбинск һәм Санкт-Петербург шәһәрләренә озатылган, ә кайбер мәгълүматларга караганда, Петербургтан чит илгә үк сатылган. Бу хакта Д.Верещагин болай яза: «XIX гасырның икенче яртысында крестьяннарның икмәкләрен сатуы сизелерлек артты. Алар барлык товарның яртысыннан күбрәген Чис тай пристаньнарына тапшыра башладылар. Төп крестьян массасы, ачлыктан көннәнкөн мохтаҗрак була барса да, бурычларын түләү өчен, үз икмәген сатарга мәҗбүр. Икмәк Түбән Новгородка, Мәскәүгә һәм хәтта Петербургка озатыла, кайбер мәгълүматларга караганда, Англия, Франция, бигрәк тә Германиягә китә. Шулай ук Идел буйлап түбәнгә - Иранга...»

Күпчелек сәүдәгәрләр кебек үк, Челышев та, империянең башка регионнарына чыгып, бөтен гаиләсе белән бергә сәүдә иткән. Шуңа күрә үзенә һәм хатынына, Россиянең барлык шәһәрләрендә дә яшәп тору өчен, рөхсәт кәгазьләре ала торган булган. Пристаньдагы икмәк амбарларыннан тыш, Челышевның олы юл аръягында тоз амбарлары булуын да әйтеп үтәргә кирәк. Димәк, ул тоз белән дә сәүдә иткән әле. Аның тоз кибетләре дә булган.

Челышев, нигездә, ик мәк сәүдәсе белән шөгыльләнгәнгә һәм хәлле дә булганга күрә, йөкләр ташу өчен суднолар тоткан. Аның суднолары турында Кама елгасы затонында суднолар туктап торган өчен салым җыю турындагы 1893-1901 елгы эшләрдә искә алына. Бу документлардан без Челышевның унике баржасы һәм биш пароходы булганлыгын беләбез. Е.И.Чукашев ның да икмәкле йөкләр ташу өчен суднолары булган. Аның суднолары турында салым җыюга кагылышлы 1886-1891 елгы документларда искә алына. Челышевның икмәк сәүдәсе транзит характерда булганлыкны түбәндәге документ раслый. «Таныклык»: «Бу таныклык 1887 елның 22 сентябрендә Чистай Сәүдә Депутациясе тарафыннан 1нче гильдия купец, коммерция киңәшчесе Василий Львович Челышевка аның 15 сентябрьдә финанс министрына мөрәҗәгате нәтиҗәсендә бирелде. Челышевның Чистай шәһәрендәге сәүдәсе турында сораштырулардан шул ачыкланды: Челышев икмәкне Чистайда сатып кына ала да үз йорты янындагы һәм Кама елгасының икмәк пристанендагы амбарларга салып тора, һәр язны барлык товарын сату өчен Рыбинск һәм С.Петербург шәһәрләренә озата. Чистайда 1886 елда да, быелгы 1887 елда да берни сатмаган». Бу аның Чистайның үзендә икмәк белән сәүдә итмәгәнлеген тагын бер кат дәлилли. 1887 елның 16 гыйнварында Чистай Сәүдә Депутациясенә биргән үтенечендә В. П. Челышев яз саен икмәк товарын, чит илгә сату өчен, Санкт-Петербургка озатуы турында да әйтә.

1 нче гильдия купец П. М. Шашинның да икмәк сәүдәсе транзит характерда була. Бу хакта без аның, таныклык бирүләрен сорап, Чистай Сәүдә Депутациясенә язган үтенеченнән беләбез. Үтенечтә Чис тайда икмәк товарын сатып кына алуы, вакытлыча өе янында һәм Кама елгасы ярында урнашкан амбарларына салып торуы, ә җәен бу товарның, чит илгә сату өчен, Санкт-Петербургка озатылуы әйтелә.

Чистай шәһәрендә сәүдәгәр сословиесендә торучы затларның, алар кулында булган сәүдә һәм сәнәгать оешмаларының, амбарлар һәм шундый башка биналарның саны күрсәтелгән исемлеге нигезендә, 1887 елны Петр Шашин икмәк тутырылган ундүрт амбар, бер ярма тегермәне тоткан, аларга аның ике гильдия билеты булып, тагын 1нче гильдия алты билеты булу ихтималын әйтеп үтми ярамас. Бу шулай ук аның байлыгы һәм, чыннан да, Чистайның эре сәүдәгәре булуы турында сөйли.

Инде югарыда исемнә ре аталган икмәк сәүдәгәрләренең сәнәгатьтәге эшчәнлекләренә тәфсилләбрәк тукталыйк. Бай сәүдәгәрләр буларак, В.П.Челышев, П.М.Шашин, Е.И.Чукашев акчаларын икмәк һәм ярма сәүдәсенә генә түгел, производствога да керткәннәр. Алар сату өчен ярма эшкәрткән. 1883 елны Челышев Екатерининск урамындагы өе янында урнашкан таш амбарларының берсендә, карабодай эшкәртү һәм онга арыш тарттыру өчен, пар тегермәне салырга рөхсәт сорап, Чистай шәһәр идарәсенә гариза бирә. Василий Львович, бик үк эре сәнәгатьче булмаса да, берничә сәнәгать предприятиесе тоткан. 1876 елда Челышевның Чистайның беренче өлешендә бер кирпеч заводы һәм ике ярма заводы була.

Әлеге сәнәгать оешмаларыннан тыш, хөкүмәтнең күчемсез милеккә салына торган салымнар кенәгәсе буенча, «Челышевның 1879 елга Чис тай шәһәренең беренче өлешендәге Казан тракты урамында ике, 82нче кварталда бер җил тегермәне» булган. Ә инде 1873 елгы салым кенәгәләре буенча, аның Екатерининск (Зур) урамындагы кибетле таш өе янында карабодайның тышчасын кубаргыч тегермәне һәм бер тоз тегермәне була.

Василий Львовичның заводлары һәм тегермәннәре, үлчәмнәре һәм эшләүче кешеләр саны ягыннан зур булмауга карамастан, шактый табышлы тотрыклы предприятиеләр булганлыгы билгеле. Алар, табыш китереп, шәһәрнең һәм гомумән өязнең икътисади үсешенә үзләреннән билгеле бер өлеш керткәннәр. Челышев эшчәнлеге үрнәгендә сәүдәгәрләрнең башка шәһәрләргә икмәк кенә түгел, үзләре җитештергән продуктларны да сату омтылышы сизелә. Купецлар инде гади сәүдәгәр генә булып калмыйча, күпмедер дәрәҗәдә буржуйларга (сәнәгатьчеләргә) әвереләләр.

 

 

Ләйсән ГАФИАТУЛЛИНА (Р. Исмәгыйлеваның  «Чистаем» китабыннан алынды)


(Дәвамы бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев