Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай рәссамының күргәзмәсе ачылды

Шәһәр тарихы музеенда Чистай рәссамы Наилә Нигъмәтҗанованың җиденче шәхси күргәзмәсе ачылды.

Наилә Рафик кызын шушы әһәмиятле вакыйга белән котларга коллегалары, укучылары, дуслары һәм якыннары килделәр.
«Минем баскычларым»  – әлеге талантлы рә­сем остасының чиратта­гы күргәзмәсе нәкъ менә шулай атала. Наилә Нигъ­мәтҗанова бөтен гомерен иҗат итүгә багышлый һәм аның күпсанлы эшләре моны раслап тора.
Чистайлыларга төрле техникаларда һәм жанрларда ясалган 35 эш тәкъдим ителде. Һәркемне рәссамның табигатьне шулкадәр нечкә сиземләве сокландырды.
Наилә Рафик кызының соңгы эшләренең берсе – «Самавыр белән натюрморт» аерым игътибар җәлеп итте, ул «борынгы осталар стилендә», XII-XVIII гасырда Голландия рәссамнарының барлык традицияләрен һәм технологияләрен үтәп ясалган.
Шунысы сөенечле, безнең якташыбыз уртак шәһәр һәм төбәк күргәзмәләрендә катнаша. Аның иҗаты Чистайга мәхәббәт белән сугарылган, борынгы шәһәр, аның кечкенә урамнары һәм йортлары, Чулман елгасы белән тыгыз бәйләнгән. Авторның картиналары Татарстанда һәм Россиядә генә түгел, ә Гер­мания, Голландиядә дә му­зейларда һәм шәхси коллекцияләрдә саклана.
– Биредә иҗатымның төр­ле чорларында, күп­төрле техникаларда һәм жанрларда башкарылган эшләрем  тәкъдим ителгән, – дип билгеләп үтте Наилә Нигъмәтҗанова. – Нигездә, майлы буяулар һәм пастель белән ясалган картиналар өстенлек итә. Гомумән, пастель минем тормышыма институттан соң ныклап кереп калды, ул вакытта миңа ике зур пастель тупланмасы (андый әйберләр дефицит иде) бүләк иткәннәр иде. Миңа бик кызык тоелды һәм мин үзлегемнән пастель белән рәсем ясауны үзләштерә башладым. Аны Чистайга алып кайттым, биредә пастель белән әле беркем дә эшләми иде, әмма аны минем белән бергә өйрәнергә теләүче кешеләр барлыкка килде.
Кичә бик җылы үтте. Ул артистларның музыкаль чыгышлары һәм кунакларның җылы котлау сүзләре, рәссамның иҗатына ихлас­тан соклану белән аралашып барды.
– Наилә Рафик кызының иҗаты белән мин күптәннән таныш, – дип билгеләп үтте Чистай муниципаль районы мәдәният бүлеге начальнигы Наталья Ларионова. – Мин аның иҗатына карап сокланам. Тормыштагы ниндидер мизгелләрне табып, аларны полотноларга төшерү зур тырышлык сорый. Мин биредә тәкъдим ителгән кайбер картиналарның ничек тууын күрдем. Кешенең матурлыкны тудырырга сәләтле булуы гаҗәпләндерә. Без төрле ел фасылларын, төрле уй-кичерешләрне һәм холыкларны күрәбез -  боларның барысы да бер кешегә сыйган. Иҗади уңышлар телисем килә, барысы да җиңел бирелсен!
Котлау сүзләренә кушылабыз һәм яңа иҗат җимешләре тудыру өчен илһам телибез! Ә рәссамның эшләре белән танышырга һәм аның осталыгын бәяләргә теләүчеләр шәһәр тарихы музеена килә алалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай

2
X