Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районында Бөтенроссия халык санын алу ничек узачак

Шәһәрдә һәм районда Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүгә барлык әзерлек эшләре тәмамланган.

2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр Бөтенроссия халык санын алу узачак. Күләмле чарага әзерлек буенча яңалыклар, башкарылган эшләр турында Чистай шәһәрендә Дәүләт статистикасы бүлеге начальнигы Зөлфия Морадымова сөйләде.

– Зөлфия Хәмзовна, Чистай районында халык санын алуга барысы да әзерме?

– Шәһәрдә һәм районда Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүгә барлык әзерлек эшләре төгәлләнде. Исәпкә алу һәм стационар участоклар өчен бүлмәләр сайлап алынды. Җанисәп алучылар планшет компьютерлардан файдаланып сораштыру үткәрәчәкләр. Исәпкә алу битләре аерым очракларда (мәсәлән, планшет компьютер сафтан чыкса) кулланылачак. Барлык контролерлар һәм исәпкә алучылар бәхетсезлек очракларыннан бушлай иминләштерелгән.

– Шәһәрдә һәм районда күпме исәпкә алучы эшләя чәк?

– Чистай районында халык санын алуны үткәрү өчен 23 контролер, 136 исәпкә алучы, 1 район дәрәҗәсендәге инструктор җәлеп ителәчәк. Республикада халык санын алу процессына барлыгы 8,5 меңнән артык кеше тартылачак. Моннан тыш, персоналны оператив алыштыру өчен 15 процент резерв каралган.

– Нинди иминлек чаралары каралган?

– Катлаулы эпидемио логик вәзгыятькә бәйле рәвештә, исәпкә алу кампаниясен үткәрүдә кисәтү чараларына аерым игътибар бирелә. Шуңа күрә Роспотребнадзор тәкъдиме буенча, барлык исәпкә алу персоналы битлекләр һәм перчаткалар белән тәэмин ителәчәк, шулай ук COVID-19 таралуга бәйле хәвеф-хәтәрләрне кисәтү буенча башка чаралар да кулланылачак.

– Ни кызганыч, соңгы елларда мошенниклар өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләренә төрле структуралар вәкилләре буларак үтеп керә башладылар. Мошенник түгел, ә чыннан да исәпкә алучының килүен ничек белергә?

– Исәпкә алучының таныклыгы булачак, ул паспорт белән күрсәтелгәндә генә гамәлдә. Шулай ук аңа планшет компьютер салынган зәңгәр төстәге сумка, Бөтенроссия халык санын алу символикасы төшерелгән жилет һәм шарф, фонарь биреләчәк. Шул ук вакытта ул беркайчан да нинди дә булса документлар күрсәтүне, паспорт мәгълүматларын, хезмәт хакы, саклаудагы акча яки торак хуҗасының кем булуын сөйләүне сорамаячак. Моннан тыш, исәпкә алучылар телефон аша сораштыру үткәрмиләр. Әгәр сезгә кем дә булса шалтыратып, үзен җанисәп алучы дип таныштырса, димәк, сезгә мошенник шалтырата.

– Халык санын алуда ни өчен катнашырга кирәк?

– Россиядә соңгы тапкыр халык санын алу 2010 елда узган иде. Шушы еллар эчендә безнең ил бик үзгәрде. Алда торган халык санын алу йорт хуҗалыклары саны, аларның структурасы һәм гаилә тормышы шартлары, белем дәрәҗәсе, халыкның милләт составы, белгән телләре һәм аларны куллану турында актуаль мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк.

– Бу юлы халыкның исәпкә алуда мөстәкыйль катнашу мөмкинлеге дә бар. Ул ничек булачак һәм моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– 15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында стандарт яки расланган исәп-хисап язуы булганнар өчен «Халык санын алуда катнашу» хезмәте гамәлдә булачак. Гражданнарның үзләренә һәм йорт хуҗалыгының барлык әгъзаларына, шул исәптән мобиль кушымтада исәпкә алу битләрен мөстәкыйль тутырырга мөмкинлек булачак.

– Әгәр кеше дәүләт хезмәт ләре порталында мәгълүмат тутырса, исәпкә алучы килгән очракта, нәрсә эшләргә кирәк булачак?

– Дәүләт хезмәтләре порталында халык санын алу үткәннән соң, цифрлы раслау коды һәм барлык йорт хуҗалыгына QR-код формалаштырылачак. Халык санын алуда катнашуны раслау өчен, респондентларга исәпкә алучыга халык санын алуда катнашуны раслау кодларын яки QR-кодны күрсәтергә кирәк булачак. Исәпкә алучыга аны сканерлау да җитә.

– Җанисәп алуның тагын нинди ысуллары бар?

– 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр стационар исәпкә алу участоклары эшләячәк, анда исәпкә алуда катнашу яки дәүләт хезмәтләре порталында исәпкә алу узуны раслау өчен үз өендә исәпкә алучы белән очрашырга теләге яки мөмкинлеге булмаган һәр кеше килергә мөмкин. 18 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр исәпкә алучылар үз участокларындагы торак биналарны йөреп чыгачаклар, дәүләт

хезмәтләре порталында халык санын алуны узмаучылар турында мәгълүмат тутырачаклар, шулай ук интернет-исәпкә алуны раслау кодларын тикшерәчәк.

– Бер адрес буенча тер кәлгән, ә башка адрес буенча яшәүче кешеләргә нишләргә?

– Халык үзенең даими яшәү урыны буенча исәпкә алына. Даими яшәү урыны – ул сораштырыла торган кеше вакытының күп өлешен үткәрә торган урын. Ул кеше теркәлгән адрес белән туры килергә дә, тәңгәл килмәскә мөмкин.

 

Тарихтан…

Бу илебез тарихында 12нче халык санын алу. Һәм теге яки бу сәбәпләр аркасында күчерелгән бердәнбер түгел. 1897 елгы иң беренче халык санын алу – 17 ел күчерелә бара, чөнки аны үткәрүгә бюджет акчасы җитми. 2000 елгы халык санын исәпкә алу да, икътисадтагы дефолт һәм аның белән бәйле проблемалар сәбәпле, 2002 елга күчерелгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев