Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районында «Балык булсын!» акциясен үткәрделәр

Змеево авылы янындагы Прость елгасында ясалма уылдык чәчү урыннары булдырылды.

Аларның гомуми озынлыгы ике километрга якын. Уылдык чәчү урыннарын ясау өчен материал очраклы сайланмаган: нарат ботаклары табигый антисептик бүлеп чыгара, ул балык уылдыгын инфекцияләр йоктыру куркынычыннан саклый. Бу маймычның уңышлы барлыкка килү мөмкинлеген арттырачак.

Акциядә «Чиста болыннар» табигый тыюлыгы, дәүләт комитетының районара бүлеге хезмәткәрләре, ДОСААФ техник мәктәбе курсантлары катнашты.

– Без табигатебезгә игелекле өлеш кертеп кенә калмадык, ә ясалма уылдык чәчү урыннарының файдасы, аларны ни өчен куюлары турында да белдек. Шул рәвешчә балык үрчетү өчен ясалма оялар булдырдык. Чөнки елгаларда суның түбән булуы сәбәпле, балыкларга уылдык чәчәргә урын юк диярлек. Кулдан ясалган оялар нәкъ менә шундый урын булачак, – диләр курсантлар.

Уылдык чәчү өчен ясалма урыннарның бу төре шуның белән дә уңайлы: су дәрәҗәсе кимегән очракта, үзгәрүчән гидрологик режимда балыкларның уылдыгын саклап калып, оялар да су астына төшәчәк. Димәк, күпчелек маймычлар исән калачак.

– Уылдык чәчү өчен Прость елгасына төрле балык керә. Әмма балыкчылык өчен иң популяр объектларның берсе – судак булып кала. Уылдык чәчү чорында бу балык туклануны тулысынча туктата һәм аны тоту мөмкин түгел диярлек. Судак тәүлеклек һава температурасы 15 градуска якын булганда уылдык чәчә башлый. Шул ук вакытта су тирәлеге 14 градуска кадәр җылынырга тиеш. Безнең җирлектә бу чор май уртасына туры килә, – дип сөйли «Чиста болыннар» табигый тыюлыгы башлыгы Максим Улыбин.

Уылдык чәчкән вакытта судак үзен тыныч тота, үзенә игътибар җәлеп итмәскә тырыша, бары тик кайчагында гына су өслеге өстендә аркасын һәм койрыгын күреп була. Уылдык чәчү, нигездә, төнлә башкарыла, көндез балык ял итә һәм көч туплый. Уылдык чәчү чоры, һава шартларына карап, 20 көнгә кадәр дәвам итәргә мөмкин.

Уылдык чәчү вакыты 25 апрельдән 5 июньгә кадәр бара. Бу чорда сәнәгый балык тоту тыела. Балыкчыларга бер кешегә ике ыргактан да артык файдаланмыйча, балыкны ярдан тотарга рөхсәт ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев