Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районында юристлар гражданнарның сорауларына җавап бирделәр

Россия юристларының Татарстан төбәк бүлекчәсе ТР Юстиция министрлыгы белән берлектә Татарстанның авыл җирлекләрендә яшәүче гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча эшне дәвам итә. Шундый очрашу күптән түгел Луч поселогында һәм Данауровкада үтте.

Халыкка юридик ярдәм күрсәтү буенча чаралар 2011 елдан бирле үткәрелә. Белгечләр гражданнарның теләсә нинди сораулары буенча юридик мөрәҗәгатьләренә аңлатма бирергә әзерләр.
- Быел без инде сигезенче тапкыр Чистай районына киләбез, - ди Россия юристлары оешмасы аппараты җитәкчесе Валентин Паймухин. - Шушы чараларда без 400дән артыграк кешене кабул иттек.
Олы яшьтәге гражданнарны борчыган мәсьәләләр күп очракта торак һәм мирас законнарына, шулай ук җир, салым һәм пенсия законнарындагы үзгәрешләргә кагылдылар.
Авыл кешеләре барлык министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләреннән тулы җаваплар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай юристлар юридик ярдәм

2
X