Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Чистай районында инсультны кисәтү буенча акция үтте

    Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көнен үткәрү кысаларында Чистай үзәк район дәваханәсендә инсультларны кисәтү буенча акция узды.

    Акция кысаларында барлык теләүчеләр тикшерү үтә алдылар. Ун кешедә йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү куркынычы барлыгы ачык­ланды. Аларга сәламәт яшәү рәвеше алып бару, туклануны үзгәртү, хезмәт, ял итү һәм физик активлык режимын үтәү буенча тәкъдимнәр бирелде. Шулай ук акциядә катнашучыларга инсультны кисәтү, гипертония авыруы буенча 50дән артыграк кечкенә китапчык таратылды.
    Чистай үзәк район дәваханәсенең муниципальара беренчел кан тамырлары үзәге шартларында 1,5 меңгә якын пациент дәвалану үтә, шул исәптән Кама аръягы районнарыннан. Агымдагы елда беренчел кан тамырлары үзәге шартларында 500дән артыграк кеше махсуслаштырылган медицина ярдәме алган, һәр дүртенче пациентка тромболитик терапия үткәрелгән.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: