Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районы мәктәпләре һәм балалар бакчалары мәгариф тармагында күзәтчелек тикшерүе үттеләр

Ике атна дәвамында Чистай муниципаль районында Татарстан Республикасы мәгариф тармагында күзәтчелек һәм контроль департаменты белгечләре эшләделәр. Эксперт төркеме белем бирү учреждениеләрен тикшерде.

Барлыгы мәгариф тармагында күзәтчелек рейдлары 77 объект­та үткәрелде. Болар - 28 мәктәп, 44 балалар бакчасы, 4 өстәмә белем учреждениесе һәм 1 көллият. Өч юнәлеш: мәгариф тармагында дәүләт күзәтчелеге, белем сыйфаты, лицензия таләпләрен үтәү буенча тикшерделәр. Зур, планлы тикшерүгә йомгак Чистай муниципаль районы педагогларының методик семинарында ясалды, анда башлык Дмитрий Иванов та катнашты.
- Тулаем алганда, без Чистай районы мәгариф системасы эшеннән канәгать калдык. Учреждениеләр белән эшнең планлы, даими алып барылуы сизелеп тора, - ди ТР министр урынбасары - мәгариф тармагында күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова. - Методик коллективның эше җайга салынган. Районда укучылар нәтиҗәләренең кинәт кимүе яки күтәрелүе күзәтелми. Барысы да тотрыклы. Бу Бердәм дәүләт имтиханына да, тугызынчы сыйныфларда йомгак аттестациясенә дә кагыла. Законнарда яңа пунктларны сөйләп аңлатканнан соң, укытучыларның аңлап караулары сөендерде, - дип ассызыклады Гөлнара Зәкәрий кызы.
Тикшерү кайбер кагыйдә бозуларны да ачыклады. Нигездә, алар документларны алып бару, уку планнарын төзүгә кагыла. Экспертлар фикере буенча, муниципаль районга башлангыч сыйныфларга аерым игътибар бирергә кирәк. Мониторинг үткәрергә һәм башлангыч сыйныфларда укыту осталыгын күтәрү өчен һөнәрчелекне арттыру дәресләре һәм лекцияләр кертеп, уртак көч белән программа эшләргә кирәк.
Департамент тарафыннан муниципаль район алдында тикшерү барышында төзелгән күрсәтмәләрне алты ай эчендә үтәү, шулай ук Чистай муниципаль районының мәгариф киңлекләре үсешен төзү буенча юл картасын эшләү бурычы куелды. Семинарда билгеләп үтелгәнчә, Чистай муниципаль районының 8 балалар бакчасында тикшерү кагыйдә бозуларны ачык­ламаган.
Чистай муниципаль районы белем бирү системасы эшен тикшерү нәтиҗәләре педагоглар семинарында да яңгырады. Педагоглар өчен шундый чараны мәгариф тармагында күзәтчелек департаменты беренче тапкыр гына оештырмый.
- Департамент өчен тикшерү планын үтәп, кагыйдә бозуларны ачыклап һәм беркетмәләр төзеп кенә калмыйча, иң мөһиме районның «авырткан» нокталарын ачыклау, нәрсәне ничек үзгәртергә мөмкин булуын бергә уйлау мөһим, шуңа күрә тикшерү тәмамланган­нан соң, семинарлар үткәрү гадәткә керде, - дип билгеләп үтте үз чыгышында ТР министр урынбасары - мәгариф тармагында күзәтчелек һәм контроль департаменты җи­тәкчесе Гөлнара Габдрахманова.
Мәгариф оешмалары җи­тәкчеләре катнашкан киңәш­мәдән тыш, педагоглар семинары үз эченә өйрәтү лекцияләрне, практикумнар­ны һәм укытучылар, директор урынбасарлары өчен һө­нәрчелекне арттыру дәрес­ләрен алды. Аларны ТР мәгарифне үстерү институты белгечләре, департамент хезмәткәрләре, экспертлар оештырдылар һәм үткәрделәр. Тикшерү барышында белем бирү учреждениеләренә килгән тикшерүчеләр коллектив белән аралаштылар, дәресләргә йөрделәр, документларны өйрәнделәр. Шуңа күрә алар ачыкланган барлык проблемаларны бик яхшы беләләр. Лекцияләрдә экспертлар һәр мәсьәләне җентекле тикшерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев