Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районы укытучыларына ноутбуклар тапшырылды

Ноутбукларны яңарту проекты Татарстанда Цифрлаштыру елы кысаларында, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән Ак Барс Банк тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Чистай районы мәктәпләре укытучыларына яңа ноутбуклар тапшырылды. Техниканы яңарту проекты Татарстанда Цифрлаштыру елы кысаларында, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән Ак Барс Банк тарафыннан гамәлгә ашырыла. Тантаналы чара шәһәр хакимиятендә узды. Чистай районы барлыгы 148 ноутбук алды.

«Без укытучыларга яңа ноутбуклар тапшыру башлангычы өчен Президентыбызга рәхмәтлебез. Бу бик мөһим, чөнки дөнья бертуктаусыз алга бара һәм заманча технологияләр үсә, ә сез, укытучылар, моны балаларыбызга беренчеләрдән булып тапшырасыз, аларны яңага өйрәтәсез. Яңа техника сезгә озак хезмәт итәр һәм эштә саллы ярдәм булыр дип ышанам», – дип билгеләп үтте Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов, бирегә җыелган педагогларны сәламләп.

Ак Барс Банк республика укытучыларына барлыгы 12 мең ноутбук тапшырачак. Иске техниканы яңарту мөмкинлеген мәктәпләргә банк ТР Цифрлаштыру һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыклары ярдәмендә бирә. Барлык ноутбуклар Татарстанда ICL компаниясе тарафыннан җитештерелгән. Аларда илебездә эшләнгән офис программа тәэмин ителеш урнаштырылган.

Укытучыларга ноутбукларны Дмитрий Иванов АК Барс Банкының «1нче номерлы Чистай» өстәмә офисы җитәкчесе Ирина Полищук белән бергә тапшырды.

«Ак Барс Банк өчен икътисадның төрле өлкәләренә иганәчелек ярдәме – социаль җаваплылык сәясәтенең бер өлеше. Мәгариф тармагы аеруча игътибар үзәгендә. Хөрмәтле педагоглар, сезнең хезмәтегез бәяләп бетергесез! Сез балаларга белем генә биреп калмыйча, аларда тормышка дөрес караш тәрбиялисез. Әлеге заманча гаджетлар сезнең эшегезне бераз җиңеләйтер дип ышанам!» – диде Ирина Полищук.

Олимпиадаларда катнашучыларны һәм җиңүчеләрне әзерләгән шәһәр һәм район мәктәпләре укытучыларына тантаналы шартларда яңа ноутбуклар тапшырылды. Моннан тыш, «Ел укытучысы» конкурсы җиңүчеләре һәм призерлары булган педагоглар да ноутбуклар алды.

Бүген яңа ноутбуклар алучылар арасында ирле-хатынлы Хурасеевлар да бар. Ксения Викторовна һәм Алексей Геннадиевич 16нчы мәктәптә технология укытучылары булып эшлиләр.

«Без яңа ноутбуклар алуыбызга бик шатбыз. Педагогик эшчәнлектә мәгълүмати технологияләр куллану уку сыйфатын яхшыртырга, укучыларның яңа белемнәр алуга теләген арттырырга, мәгълүматны үзләштерү процессын тизләтергә ярдәм итә. Без балаларны олимпиадаларга әзерлибез, проектлар эшлибез, эшебездә өйрәтүче интернет-платформалар файдаланабыз, хәер, сыйныф журналлары, көндәлекләр – барысы да электрон. Мең-мең рәхмәт!» – дип билгеләп үттеләр педагоглар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев