Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Чистай районы тарихы – җитәкчеләр биографияләрендә һәм язмышларында

    2020 ел Татарстан Республикасында «ТАССР оешуга 100 ел» буларак истә калачак. Моннан 100 ел элек, 1920 елның 27 маенда, ВЦИК һәм РСФСР Халык комиссарлары советы Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешу турында декрет кабул итте. Шул ук елны Чистай районы оешуга да 90 ел тулды.

    Шул еллардан бирле Чистай районы тарихи традицияләрне дәвам итеп һәм илне ныгытуга һәм чәчәк атуына лаеклы өлеш кертеп, Татарстан Республикасы белән бер юлдан атлый. Республика белән бергә ул революцияне, гражданнар сугышын, Бөек Ватан сугышы елларында индустриальләштерүне һәм коллективлаштыруны кичерде, халык хуҗалыгын күтәрде, социализмны үстерде, Советлар Союзы таркалуын һәм базар мөнәсәбәтләренә күчүне дә үткәрде. Әлеге чорда кайгы һәм шатлык яшьләре дә, горурлык һәм төшенкелек хисләре дә кичерергә туры килде. Болар барысы да безнең гомуми хәтеребезнең бер өлеше булып саклана.

    Үзенең данлы юбилей көннәрендә Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы совет чорында Чистай районында эшләгән җитәкчеләрнең биографияләренә һәм язмышларына багышланган язмалар циклын ачып җибәрә.

    Чистай районы 1930 елның 10 августында оеша. Яңа административ бүлү буенча аңа 19 волость керә. Районлашу белән бергә Чистай кантонының элеккеге территориясе Аксубай, Алексеевск, Биләр, Яңа Чишмә, Октябрь, Беренче май һәм Чистай районнарына бүленә.1935 елда Чистай районыннан Кызыл Армия районы бүленеп чыга, аның үзәге Каргалы авылында була, әлеге район 1958 елга кадәр яши.

    Чистай районының яшәү дәверендә аның белән 26 кеше идарә итә. Элеккеге хезмәтләренә, югары урын биләүләренә карамастан, сугыш чорына кадәр эшләгән биш җитәкче репрессиягә эләгә. Шуларның икесе иң югары җәзага хөкем ителә. Алар арасында безнең районның иң беренче җитәкчесе – Герасим Михайлович Шеметов һәм Алафузов фабрикасының элеккеге кара эшчесе Василий Федорович Анисимов була. Үзен кулга алганчыга кадәр ул ТАССР азык- төлек сәнәгате халык комиссариаты вазифасын биләгән була.

    1940 елда Севвостлагта биш елга хөкем ителгән Аркадий Михайлович Новоселов вафат була. Аның карьерасы Пермь пристаненда марочник булып эшли башлап ТАССР Халык комиссарлары советы рәисе урынбасары дәрәҗәсенә кадәр үсә.

    Әлеге фаҗигадән очраклы рәвештә генә кулга алынган вакытта ТАССР игенчеләре халык комиссарлары урынбасары Кузьма Антипович Воробьев һәм Чистай районы ВКП(б)Чистай райкомының беренче секретаре вазифасыннан азат ителә. Аларның эшләре дәлилләр җитмәү сәбәпле, туктатыла.

    Безнең җитәкчеләр канлы сугыш юллары буйлап үттеләр һәм тылда да лаеклы эшләделәр (болар – Ефим Яковлевич Матвеев, Аббас Сөләйман улы Кашаев, Шамил Шакир улы Сидаев, Иван Лукоянович Кияев һәм башкалар).

    Алар арасында Социалистик хезмәт герое Григорий Григорьвич Полющенков. 1943 елда ул РККАга чакырыла, 1944 елның мартыннан артиллерия взводы белән командалык итә. Аны чистайлылар бүгенгегә кадәр хәтерлиләр һәм хөрмәтлиләр, район һәм шәһәр комитетларында ул 30 елга якын эшли.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: