Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районы башлыгы тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче хезмәтләр җитәкчеләре белән аппарат киңәшмәсе үткәрде

Киңәшмәнең төп темалары булып опека һәм попечительлек бүлеге эшчәнлеге, АПК эше, бер атна эчендә булган оператив хәл торды. Киңәшмәне онлайн-режимда район башлыгы Дмитрий Иванов үткәрде.

Билгеләү

Иң башта Дмитрий Алексеевич яңа җитәкчене тәкъдим итте. 5 апрельдән алып күпфункцияле үзәкнең Чистай филиалы начальнигын Надежда Вячеславовна Рекушина алыштырды.

2020 елда 10 ятим бала ачыкланды

Хокук бозуларны һәм күзәтүсезлекне кисәтү буенча опека һәм попечительлек бүлеге эше турында мәгълүмат белән җитәкче Светлана Сударкина чыгыш ясады. Шәһәр һәм район территориясендә былтыр ятим бала һәм әти-әни каравыннан мәхрүм калучы категориясендәге 151 бала яшәде. Аларны 121е сыендыручы гаиләләрдә, 30ы балалар йортында яшәде.Узган елда 16 бала әти-әни хокукыннан мәхрүм ителде. Аларның берсенә шәһәр суды тарафыннан әти-әни хокукы кире кайтарылды, шулай итеп, өч бала тәрбиягә үз туган гаиләләренә кайтты.

2020 елда 10 ятим бала ачыкланды. Шуларның дүртесе туганнары тарафыннан опекага алынды, берсе чит гаиләгә бирелде, бишесе дәүләт учреждениесенә, соңрак дүрт бала гаиләгә урнаштырылды. Светлана Сударкина бала табу йортында яңа туган баладан баш тартулары турында да әйтте. Үзенең карамагында булган гаиләләр белән бүлек бик тыгыз элемтәдә. Балалар йорты базасында сыендыручы гаиләләрне озатып йөрүче хезмәт эшли, шулай ук уллыкка бала алган тәҗрибәле гаиләләрдән торган мобиль төркем оештырылган. Безнең сыендыручы гаиләләр баланы балигъ булганчы тәрбиялиләр.

Хуҗалыкларда кыр эшләре башланды

Агросәнәгать комплексында эшләр торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский хәбәр итте. «Хузангай», «Волга Селект», «Чистай» агрофирмасы язгы кыр эшләренә керештеләр. Уҗым культураларын, күпеллык үләннәрне тукландыру алып барыла, эштә авиация һәм машиналар да катнаша. Моның өчен җитәрлек дәрәҗәдә минераль ашламалар җыелган. Апрельдә явым-төшемнәр нормада булачак, майда исә нормадан азрак вәгъдә ителә, шуңа күрә язгы кыр эшләрен тыгыз срокларда үткәрү сорала.

Узган атнада комиссия барлык хуҗалыкларны йөреп чыкты, машина, трактор паркының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде. Яңа энергия белән тулыландырылган «Чистай» агрофирмасында тулы әзерлек күзәтелә.

Машина йөртүче вакыйга урынынннан качкан

Бер атна эчендәге оператив хәл турында Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлек начальнигы урынбасары Сергей Атуров хәбәр итте. Узган атнада җинаятьләр турында 9 хәбәр керде. Сводкада – 3 мошенниклык, 2 – дистанцион урлау, талау, наркотиклар сату, ялган акча белән эш итү, административ күзәтчелекнең бозылуы.

Административ җаваплылыкка 408 хокук бозучы җәлеп ителгән. Алар арасында җәмәгать урынында исерек хәлдә йөрүнең 10 очрагы бар. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган 258 машина йөртүче һәм җәяүле тоткарланган, шулар исәбеннән 2 машина йөртүче исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен. Шәһәрдә 15, районда 4 юл-транспорт вакыйгасы булган. 2 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алдылар. Бер машина йөртүче юл-транспорт вакыйгасы урыныннан качкан.

Киңәшмәне йомгаклап муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов предприятие һәм оешмаларны шәһәрне һәм районны төзекләндерү буенча икеайлыкта катнашырга өндәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев