Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районы башлыгы онлайн режимда киңәшмә үткәрде

Планерканың төп темалары – район дәүләт ветеринария берләшмәсе эшчәнлеге, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы, атналык оператив хәл. Киңәшмәне онлайн-режимда район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Иң элек Дмитрий Иванов Татарстан Республикасы мәдәниятенә саллы өлеш керткәне өчен «Чистай» мәдәни үзәгенең балалар студиясе түгәрәге җитәкчесе Марина Демьяновна Туковага Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесен тапшырды.

Чистай районы башлыгы күпьеллык намуслы хезмәте, һөнәри эшчәнлегендә ирешкән уңышлары һәм Чистай муниципаль районы казначылык органнары үсешенә керткән өлеше өчен Федераль казначылык идарәсенең 43нче номерлы бүлек начальнигы Женихова Наталья Мануиловнаны Мактау грамотасы белән бүләкләде.

Терлек үрчетү һәм саклау турында сөйләштеләр

Чистай район дәүләт ветеринария берләшмәсенең 2020 елдагы эшчәнлеге турында аның начальнигы Нияз Дәүләтханов сөйләде. Чистай районы кеше һәм хайваннар өчен уртак булган куркыныч йогышлы авырулар буенча имин. Авыруларны кисәтү өчен ветеринария хезмәте тарафыннан лаборатория тикшеренүләре, авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм йорт кошларын вакциналаштыру һәм эшкәртү үткәрелә. Мәсәлән, узган ел мөгезле эре терлек туберкулез, лептоспироз, бруцеллез һәм башка авыруларга тикшерелгән. Лаборатор раслау барышында алар ачыкланмаган.

Терлекләр арасында котыру авыруын кисәтү өчен зур эш башкарылган. 27 мең баштан артык мөгезле эре терлек, 7 меңнән артык мөгезле вак терлек, 609 ат, 4 меңнән артык эт, 4 меңнән артык мәче вакциналаштырылган. Кыргый ерткыч хайваннарны иммунизацияләү өчен аларның яшәү урыннарында 64 мең доза алдавыч рәвешендә вакцина таратылган.

Бүгенге көндә Африка чумасы буенча Алабуга, Зәй, Әлмәт районнарында 6 чыганак карантин хәлендә. Чистай районы куркыныч янаган икенче зонага эләккән. Районда инфекция кертүне булдырмау буенча чаралар үткәрелә.

Хуҗалыкларда чәчүгә керештеләр

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Кырларда уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру бара. «Хузангай», «Волга Селект» хуҗалыкларында, «Чистай», «Закамье Агро» агрофирмаларында эшләр яхшы темплар белән бара. 50 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Җилле, коры һава торышы булу сәбәпле, игенчеләргә кыска вакыт эчендә тырмалау, дым каплату эшләрен башкарырга кирәк. «Хузангай» хуҗалыгында 9дан артык тырмалау агрегаты эшли.

Хуҗалыклар чәчү эшенә керештеләр. 1500 мең гектарда арпа, 300 гектарда борчак чәчелгән. «Чистай» агрофирмасында бодай чәчүгә керештеләр.

Машина йөртүче вакыйга урыныннан качкан

Атналык оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Атуров хәбәр итте. Узган атнада җинаятьләр турында 12 хәбәр кергән. Сводкада – талау, вандаллык, 3 мошенниклык, 6 урлашу, административ күзәтчелекне бозу.

413 хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган, алар арасында җәмәгать урынында исерек хәлдә күренгән өчен – 12. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 258 машина йөртүче һәм җәяүлеләр тоткарланган, шул исәптән исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен 2 йөртүче. Шәһәрдә 19 юл-транспорт вакыйгасы булган, 2 – районда, 3 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев