Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районы башлыгы: «коллективларның 80 проценты прививка ясатырга тиеш»

Чистай муниципалитетында узган аппарат киңәшмәнең төп темалары – РФ Федераль социаль иминият хезмәтенең ТР буенча төбәк бүлегенең 12нче номерлы филиалы эшчәнлеге, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы, районда коронавируска бәйле вәзгыять һәм атналык оператив хәл.

Аны муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов онлайн-режимда алып барды.

Эшчәнлек өлкәсе – республиканың сигез районы

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында РФ Федераль социаль иминият хезмәтенең ТР буенча төбәк бүлегенең 12нче номерлы филиалы эшчәнлеге турында аның директоры Рамил Ярмушев сөйләде. Россия социаль иминият фонды эшләүче гражданнарның, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең һәм ташламалы категориягә керүче гражданнарның мәнфәгатьләрен яклауда тора. Аның эшчәнлеге күпкырлы: бу төрле пособиеләр түләү, производствода зыян күргәннәргә, аларны дәвалауга түләүләр, инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары, ташламалы категориягә керүче гражданнарны санатор-курорт дәвалау белән тәэмин итү.

Чистай районыннан кала, филиал республиканың тагын җиде районында мәҗбүри дәүләт иминияте системасының эшләвен тәэмин итә.

Хәзерге вакытта филиалда 4303 иминиятләштерүче исәптә тора, шуларның 1405е – Чистай районындагы эш бирүчеләр.

Зур күләмдә эш башкарылган

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Узган атнада булган уңай һава шартлары хуҗалыкларга зур күләмдә эшләр башкарырга мөмкинлек бирде. Көнбагыш, бөртеккә кукуруз җыю төгәлләнде. Сояны урып-җыю төгәлләнеп килә.

Туфракны эшкәртү дәвам итә. Бүгенге көндә 41400 гектар эшкәртелгән, бу фаразланган мәйданнарның 89 процентын тәшкил итә.

6 машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган

Атналык оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Атуров хәбәр итте. Җинаятьләр турында барлыгы 9 хәбәр килгән. Сводкада – урлашу, мошенниклык, ришвәт бирү, милекне аңлы рәвештә юк итү. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен – 251 кеше тоткарланган, исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен – 6. 27 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 3 кеше зыян күргән. Җәяүлене бәрдергәннәр.

380 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

 

Хәл киеренке кала

Соңыннан Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рәис Мостафин вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпитале эше һәм коронавируска каршы вакцинация барышы турында сөйләде.

– Хәл киеренке кала, – дип билгеләп үтте Рәис Роберт улы. – Узган тәүлектә ашыгыч ярдәм хезмәтенә 137 чакыру кергән, гадәттә, 60-70 була иде. Вәзгыять бик киеренке, аннан бердәнбер чыгу юлы – вакцинация.

Дмитрий Иванов киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итте:

– Президент тарафыннан бурыч куелды: коллективларның 80 проценты прививка ясатырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев