Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай муниципалитетында узган планеркада коронавируска бәйле вәзгыять, вакцинация, «Исцеление» эше турында фикер алыштылар

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов үткәргән аппарат киңәшмәсенең төп темалары коронавирустан вакцинация ясау, «Исцеление» учреждениесе эшчәнлеге, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды.

Яңа җитәкче билгеләнде

Башта Эдуард Хәсәнов яңа җитәкче белән таныштырды. 5 октябрьдән мәдәният бүлеге җитәкчесе итеп Ирина Баранова билгеләнде.

Бүләкләү

Эдуард Рөстәм улы «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рәхимовка «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Рәхмәт хатын тапшырды. Илдар Фаил улы Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен бүләкләнде.

«Исцеление» эше турында

«Исцеление» муниципаль автоном учреждениесе эшчәнлеге турында аның җитәкчесе Евгений Отбоев сөйләде. «Исцеление» 2013 елның 1 августыннан эшли. Учреждение алкоголь, наркотик яки башка токсик исереклек хәлендә булган һәм мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итә яки әйләнә-тирә мохиттә ориентлаша алмаган, әмма медицина ярдәме күрсәтүгә мохтаҗ булмаган затларга ярдәм күрсәтү өчен булдырылган. Асылда, ул 2010 елда бетерелгән медицина айныткычының аналогы булып хезмәт итә һәм Карл Маркс урамы, 27-а адресы буенча урнашкан.

2020 елда «Исцеление»гә 705 кеше китерелгән, бу елның 10 аенда – 872 кеше. Анда булу вакыты өч сәгатьтән алып бер тәүлеккә кадәр җитәргә мөмкин һәм кешенең сәламәтлегенә бәйле.

 

Хуҗалыкларда техниканы ремонтлау бара

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский хәбәр итте. Ул терлекчелек продукциясе җитештерү турында сөйләде. Ел башыннан 1522 тонна мөгезле эре терлек һәм кош ите җитештерелгән, октябрь аенда – 145 тонна. Ел башыннан алып мөгезле эре терлек саны – 4327 бозауга, октябрь аенда 310 башка арткан. Тәүлеклек савым 59,8 тонна тәшкил итә. Бер сыердан уртача савым – 12,9 килограмм.

Хуҗалыкларда кыр эшләре тәмамланган. Төп бурыч – тракторларны, культиваторларны, чәчкечләрне ремонтлау, аннары техниканы кышкы саклауга кую башланачак.

5 машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган

Атналык оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Атуров хәбәр итте. Җинаятьләр турында барлыгы 5 хәбәр кергән. Сводкада – 2 урлашу, транспорт чарасы белән хокуксыз ия булу, наркотиклар сату, белә торып ялган документлардан файдалану.

309 тәртип бозучы административ җаваплылыкка тартылган, шул исәптән тынлыкны һәм тынычлыкны бозган өчен – 3 кеше, җәмәгать урынында исерек хәлдә күренгән өчен – 9 кеше. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 192 кеше тоткарланган, транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән өчен – 5. Шәһәрдә 13 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, районда – 5, алар нәтиҗәсендә 3 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Коронавируска бәйле вәзгыять турында

– Бүгенге көндә халыкны коронавирус инфекциясеннән саклау актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бездә гомумколлектив вакцинация 60 процентка җитте, – дип билгеләп үтте Эдуард Хәсәнов.

Мәгълүматны Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рәис Мостафин тулыландырды.

– Соңгы 10 көндә авыручылар саны 20 процентка кимеде, – дип билгеләп үтте Рәис Роберт улы. – Кичә (редакциядән: 8 ноябрьдә) 512 кешегә – беренче компонент, 701 кешегә икенче компонент белән прививка ясалды. Медицина бригадалары предприятие һәм оешма коллективларына ревакция ясарга барырга әзерләр. Белешмә өчен телефон: 5-22-90.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев