Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай муниципалитетында узган киңәшмәдә БДИ нәтиҗәләре, вакцинация барышы, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында сөйләштеләр

Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов аны онлайн-форматта алып барды.

Бүләкләү

Киңәшмә бүләкләүдән башланды. Дмитрий Алексеевич Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәновка ТР җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдәге, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе Мактау грамотасын тапшырды.

БДИда иң яхшы 5 нәтиҗә

Чистай районында БДИ нәтиҗәләре турында башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф буенча урынбасары – муниципаль район башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Ольга Купцова сөйләде.

2020-2021нче уку елында Чистай муниципаль районының 11нче сыйныф укучылары дәүләт йомгаклау аттестациясен БДИ (бердәм дәүләт имтиханы) һәм ДЧИ (дәүләт чыгарылыш имтиханы) рәвешендә тапшырдылар.

БДИда 310 чыгарылыш сыйныф укучысыннан 300 укучы катнашкан, 10 укучы ДЧИ тапшырган, чөнки югары уку йортында белем алуны дәвам итәргә җыенмый.

Чыгарылыш укучыларының күпчелеге җәмгыять белеме, физика һәм биология фәннәрен сайлаган. Узган ел белән чагыштырганда, әдәбият һәм тарих буенча имтихан тапшыручылар саны артуын билгеләп үтәргә мөмкин.

Быел Чистайның чыгарылыш укучылары рус теле (1нче лицей, 1нче гимназия), математика (3нче гимназия), химия (3нче гимназия), инглиз теле (4нче урта гомуми белем бирү мәктәбе) буенча 5 максималь нәтиҗә – 100әр балл җыйганнар. Югары балл җыючылар саны буенча 1нче лицей, 1нче һәм 3нче гимназияләр, Каргалы гимназиясе алда бара.

Урып-җыю эшләренә керештеләр

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Район хуҗалыкларында урып-җыю эшләренә керештеләр. Бүгенге көнгә 2 мең гектар мәйданда уңыш җыеп алынган, 4 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш һәр гектардан 20 центнер тәшкил итә. Көзге бодай, борчак, көзге арыш һәм арпаны урып-җыю бара. Урып-җыюга беренчеләрдән булып «Хузангай», «Закамье Агро», «Родник» авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә керешкәннәр.

4 машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган

Атналык оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары – полиция начальнигы Ранил Нәбиуллин хәбәр итте. Җинаятьләр турында барлыгы 9 хәбәр кергән. Сводкада – кеше үтерү, 4 мошенниклык, урлашу. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 227 кеше тоткарланган, 4 машина йөртүче исерек килеш руль артына утырган. 368 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

Ахырда башлык шәһәрдә һәм районда вакцинация барышы белән кызыксынды. Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рәис Мостафин хәбәр иткәнчә, вакцинация җитәрлек дәрәҗәдә актив бармый. Дмитрий Иванов җаваплы затларга чистайлылар арасында вакцинация буенча аңлату эшен көчәйтергә кушты.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев