Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай муниципалитетында узган чираттагы планеркада агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы, коронавирус белән бәйле вәзгыять һәм оператив хәл турында фикер алыштылар

Чистай муниципалитетында узган аппарат киңәшмәнең төп темалары – агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы, районда коронавирус белән бәйле вәзгыять һәм атналык оператив хәл.

Аны муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов онлайн-режимда алып барды.

Органик ашламалар кертә башлаганнар

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илгизәр Нуретдинов сөйләде. Бер атна эчендә район хуҗалыкларында 60 тонна сөт савылган. Төрле сөт комбинатларына 58 тонна сатылган. Бер сыердан уртача савым 13 литрдан артык тәшкил иткән.

Ике хуҗалыкта туңга сөрү буенча кыр эшләре дәвам итә.

Авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә техниканы ремонтлау һәм кышкы саклауга кую эшләре бара.

«Луч», «Родник» хуҗалыкларында, «Чистай» агрофирмасында органик ашламалар кертү буенча эшне башлап җибәргәннәр.

4 машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган

Атналык оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең полиция башлыгы урынбасары Василий Кузьмин хәбәр итте. Җинаятьләр турында барлыгы 8 хәбәр кергән. Сводкада – талау, сәламәтлеккә авыр зыян салу, 1әр наркотик чараларны тартып алу һәм сату очрагы, 4 урлашу. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 224 кеше тоткарланган. 4 машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган. 20 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 7 кеше зыян күргән, ике кеше һәлак булган.

352 хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган, шул исәптән җәмәгать урынында исерек килеш күренгән өчен – 12.

Госпитальдә 140 кеше ята, шуларның 102се – чистайлы

Соңыннан Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рәис Мостафин вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпитале эше һәм коронавируска каршы вакцинация барышы турында сөйләде.

– Бишенче атна инде хәл киеренке булып кала, – дип хәбәр итте Рәис Роберт улы. – Хәзерге вакытта 140 кеше госпитальдә ята, шуларның 102се – чистайлылар.

Прививка ясатырга теләүчеләр күп булуга карамастан, медицина учреждениеләре куелган бурычны үтиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев