Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай муниципалитетында узган атналык планеркада коммуналь тармак проблемаларын тикшерделәр

Аппарат киңәшмәсенең төп темалары – коммуналь өлкәдәге проб лемалар, Африка дуңгыз чумасын кисәтү, АПК эшләре, оператив хәл.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов аны онлайн-режимда үткәрде.

Киңәшмә яхшы хәбәрләрдән башланды: «Россия студент отрядлары» яшьләр бөтенроссия иҗтимагый оешмасының «Студент отрядларында актив эш өчен» Мактау билгесе белән Яшьләр үзәге директоры Екатерина Магилатова билгеләп үтелде. Эдуард Рөстәм улы аны лаеклы бүләге белән тәбрик итте, алда да уңышлар теләде.

 

Район Африка дуңгыз чумасы буенча икенче куркыныч зонага керде

Муниципаль районда Африка чумасын кисәтү чаралары турында район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Нияз Дәүләтханов хәбәр итте. Хәзер республикада Африка дуңгыз чумасының алты чыганагы билгеле: Алабуга, Әлмәт районнарында берәр, Зәй районында дүрт очрак. Шуңа күрә Чис тай районы икенче куркыныч зонага керде. Район территориясендә тере дуңгызларны һәм дуңгыз итенннән продуктлар сату, үлгән дуңгызларны һәм алардан патологик материалны тикшерү өчен почта аша ветеринар лабораторияләргә җибәрү тыела. Барлык дуңгызларны исәпкә алу үткәрелә, көтүгә чыгару тыела.

Чистай районында дуңгызчылыкны үрчетү белән шөгыльләнүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре юк. Әмма гражданнарның шәхси хуҗалыкларының 25 торак пунктында 764 баш дуңгыз асрала. Африка чумасына каршы кисәтү чараларын халыкка аңлату эшләре аерым, шулай ук «Чистай хәбәрләре» газетасы аша да алып барыла.

 

Район хуҗалыкларында бозаулар саны 450гә артты

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эше турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский хәбәр итте. Февраль аенда район хуҗалыкларында 1697 тонна сөт җитештерелгән, 1527 тонна сатылган. 36 миллион 700 мең сум акча кергән. Бу исә узган елның шул чоры белән чагыштырганда 4 процентка артык дигән сүз.

Узган айда шулай ук 137 тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән. Шулай ук үрчемне арттыру буенча эш алып барыла. Ел башыннан бозаулар саны 1150 башка, февральдә 450 башка арткан.

Авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә техниканы ремонтлау һәм минераль ашламаларны кайтару буенча эшләр башланды.

 

Рульга исерек килеш утырган өчен җиде кеше җәзага тартылды

Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлек начальнигы урынбасары – полиция начальнигы Ранил Нәбиуллин бер атна эчендә оператив хәл турында хәбәр итте. Барлыгы җинаятьләр турында 9 хәбәр килде. Сводкада - 6 урлау, мошенниклык, наркотикларны тартып алу, административ күзәтчелекне бозуның 1әр факты. Юл иминлеге кагыйдәләрен бозган өчен 257 кеше, транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен 7 кеше тоткарланган. 21 юл- транспорт вакыйгасы килеп чыккан, аларда 2 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Административ җаваплылыкка 407 кеше җәлеп ителгән. Киңәшмә азагында Эдуард Рөстәм улы су белән тәэмин итү һәм соңгы вакытта күп яуган карны чистарту мәсьәләләренә дә кагылды. Ул тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче хезмәтләргә әлеге проблемаларны сыйфатлы итеп тиз арада хәл итәргә күрсәтмә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X