Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Чистай мөхтәсибәте ветераннары котлаулар кабул итәләр

    Чистайның «Нур» мәчетендә сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү булды. Әлеге чараны аксакаллар советы һәм мөселман яшьләре берлеге активистлары оештырды.

    Җыелган кунакларга иң элек аксакаллар советы рәисе Фәрит Мөҗип улы Галимов мөрәҗәгать итте. Ул ветераннарны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады, саулык-сәламәтлек, якыннарының кайгыртуын тоеп яшәүләрен теләде.
    Бәйрәм чарасын «Нур» мәчете каршындагы мәдрәсәдә мөгаллимә Рәисә ханым Мөхлисуллина да белем алучы балаларның чыгышлары бизәде. Балалар Коръәннән сү­рәләр, ветераннарга багышлан­ган шигырьләр укыдылар, мөнәҗәтләр башкардылар. Чыгышлары азагында ветераннарга рәхмәт йөзеннән чәчәкләр тапшырдылар.
    - Чистайдан Бөек Ватан сугышы фронтларына 18 меңгә якын солдат килә, әмма аларның яртысына да кире әйләнеп кайтырга насыйп булмый, - дип әйтте «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов.
    - Илебездә сугыш кагылмаган бер генә гаилә дә юк. Безнең әби-бабаларыбыз җилкәләренә сугышның бөтен авырлыклары төшкән. Шуңа күрә без бу хәтерне сакларга һәм үсеп килүче буынга тапшырырга тиешле, - дип ассызыклады меценат, «Энергостройсервис» предприятиесе директоры, шәһәр советы депутаты Халит Гарифуллин.
    Чистай шәһәре һәм Чистай районы имам-мөхтәсибе, «Нур» мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәд хәзрәт Кыямов та ветераннарны котлады, аларга ихлас теләкләрен юллады.
    Шулай ук мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе Радик Вафин, «Нур» мәчете аксакалы Әнвәр Сөнгатул­лин ветераннарга мөрәҗәгать иттеләр.
    Әлеге бәйрәм чарасы «Ласточки» кинофильмын карау һәм бәйрәм өстәле артында җылы аралашу белән төгәлләнде.
    * * *
    Бөек Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Чистай мөхтәсибәте вәкилләре Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен котлады.
    Шушы көннәрдә Чистай шәһәре һәм Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов һәм «Чис­тай шәһәре» муниципаль берәмлее башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен өйләрендә котладылар.
    Ветераннарга мөрәҗәгатендә Мөхәммәд хәзрәт аларның сугыш кырларындагы каһарманнарча көрәшләре, тылда Җиңүне якынайту өчен куйган тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук һәрбер ветеранга бүләкләр тапшырды.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: