Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Чистай хәбәрләре» - иң борынгы төбәк басмаларның берсе

Бер гасырлык юбилеена карамастан, бу заманча мультимедияле басма, власть, җәмгыять һәм бизнес арасында конструктив әңгәмә мәйданчыгы.

Мондый хезмәттәшлек газета битләрендә уңышлы һәм тулы яктыртыла. Бу көннәрдә басма коллективы адресына котлау һәм сәламләү сүзләре яңгырый. 
Эдуард Хәсәнов, башкарма комитет җитәкчесе:
– «Чистай хәбәрләре» («Чистопольские известия») газетасы коллективын бер гасырлык юбилее белән ихластан тәбрик итәм. Алар журналистика ветераннары тарафыннан салынган традицияләрне саклыйлар һәм арттыра баралар. Озак еллар газета чистайлылар мәнфәгатен яклап, аларның тормыш - көнкүрешен яктырта килде. Ул саллы һөнәри потенциаль һәм югары җурналистика культурасына ия булган басма репутациясен яулады. 
 Россиянең авыр, борылыш елларында дөнья күргән беренче саны Чистайның масштаблы елъязмасын ачты. Хәзерге буын хезмәткәрләр дә объектив мәгълүмат киңлекләрен формалаштыралар һәм укучы белән конструктив әңгәмә алып баралар. Газета коллективына һәм ветераннарга нык исәнлек, иминлек, уңышлар, илһамланып хезмәт итүләрен һәм иҗади озын гомер телим.
Надежда Сергеева, Россия Пенсия фондының Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча начальнигы:
 – «Чистай хәбәрләре» («Чистопольские известия») газетасы редакциясе коллективын юбилее белән ихластан котлыйм һәм тыгыз хезмәттәшлек иткәне өчен рәхмәт хисләремне белдерәм. Пенсия фонды озак еллар буена әлеге газетаның социаль партнеры булып тора. Күп кенә социаль проблемаларны яктыртуда коллективта аңлау һәм яклау табуыбызга без бик шат. Журналистлар тормыш өчен мөһим булган темаларны газета битләрендә даими яктыртып киләләр. Бу бик мөһим. Барлык өлкән кешеләр диярлек газетаның әбүнәчеләре булып торалар, газетадан закондагы, социаль һәм башка өлкәләрдәге үзгәрешләрне оператив һәм дөрес беләләр. 
Коллектив яшь, иҗади. Киләчәктә дә ул үзенең укучыларын кызыклы материаллар белән сөендерер дип ышанабыз. Мин әлеге газетаның әбүнәчесе, әти-әнием дә газетаны озак еллардан бирле алдыра. Аның аша Чистайдагы вакыйгалар турында белеп торалар.Барлык редакция коллективына яңа иҗади үрләр, креатив идеяләр, озын гомер телим. Без сезне бик яратабыз, исән-сау һәм бәхетле булыгыз! 
Рәис Мостафин, Чистай үзәк дәваханәсенең баш табибы:
– 100 ел - саллы дата. Бу исә газетаның зур тормыш юлы үтүе, журналистларның шул гомер эчендә газета укучылар белән беррәттән шәһәр һәм район тормышын күзәтүләре, чистайлылар уңышларына сөенүләре, проблемаларын чишәргә ярдәм итүләре турында сөйли. Без бик теләп аның белән хезмәттәшлек итәбез һәм коллективның төрле идеяләр һәм илһам-дәрт белән киләчәктә дә хезмәт итәсенә ышанабыз. Хәзер «Чистай хәбәрләре («Чистопольские известия») газетасы яңа формат алды. Аны кулыңда тотып, битләрен актарганда, күңелдә үз муниципаль районың өчен горурлык һәм шатлык хисләре туа.
Барыгызга да сәламәтлек,озын иҗади юл, камиллек, тыныч күк йөзе телим.
Рафаэль Хисамов, Б. Пастернак Мемориаль музееның фәнни хезмәткәре:
– Газета тормышында иң мөһим вакыйгалар сугыш елларына туры килә минемчә. Ул вакытта Чистайда Мәскәүдән эвакуацияләнгән язучылар һәм шагыйрьләр яши. Шулай итеп, Бөек Ватан сугышы елларында да газета сугыш кырында түгел, ә тылда үзенең фашистларга каршы текстлары, хәрби публицистикасы аша көрәшкән. Аның битләрендә Михаил Исаковскийның, Николай Асеевның, Мария Петровыхның, Константин Фединның һәм башка авторларның әсәрләре басылган.
Бүген - басма тарихында яңа этап. Мин газета коллективына иҗади уңышлар, әбүнәчеләренең артуын телим. Журналистларның нәкъ менә чистайлыларны борчыган нәрсәләрне, аларның кәефен яктырту бик мөһим.
Любовь Зайцева, «Чистопольские известия» газетасы ветераны:
– Газетаның 100 еллыгы турында сөйләгәндә аны оештыручылар, аңа бар күңелләрен һәм талантларын салучылар турында искә алмыйча мөмкинме соң?
Газетага җаваплы сәркәтип булып эшкә килгәндә миңа 30 яшь иде. Әйтергә кирәк, бу буыннар алмашынган вакыт иде: сугыш чорында эшләгәннәр безгә үз тәҗрибәләрен калдырып киттеләр.  Нәкъ менә ми­ңа ул ветераннар фидакарьлекләре һәм һөнәри осталыклары белән күңелемә уелып калды.
Мин газета укучының журналистлар материалларына, журна­листларның гадел һәм ихлас булуларына ышанам. Шуңа күрә мин ул елларда баш мөхәррир булып эшләгән Евгений Полосухинга рәхмәт әйтәсем килә. Ул бик акыллы, интуицияле, искиткеч грамоталы кеше. Нәкъ менә ул журналистларның төп остазы булды, газетаны ясарга гына түгел, аны кызыклы һәм кешелекле итәргә дә өйрәтте. Газета бүгенге көнгә кадәр төп традицияләрне саклап килде. Миңа газетаның бүгенге заманча форматы ошый - анда атна саен бөтен республика яңалыклары басыла. Бар кеше дә республика газетасы ала алмый, әмма «Чис­тай хәбәрләре» ярдәме белән без республика хәбәрләрен дә белеп торабыз.
Мин газетада озак еллар эшлә­мәдем, әмма бу минем иң бәхетле елларым. Мин әлеге басманы үстерүдә үземнән өлеш кертүем белән их­ластан горурланам.
Яраткан газетамның 100 еллыгын билгеләп үткәндә иң беренче чиратта намуслы хезмәтләре өчен коллективка олы рәхмәтем­не җиткерергә, уңышлар, яңа үрләр, максатка ирешүләрен, сәламәтлек, яшьләрнең гел алдынгылар рәтендә булуларын, һөнәри этика законнарын үтәүләрен һәм һәрвакытта үз һөнәрләренә тугры калуларын телим! Юбилеегыз белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай