Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай инвалидлары кулларда көрәштеләр

Чистайда беренче тапкыр армспорт буенча инвалидлар арасында турнир булды.

Кичә, Корбан бәйрәмен билгеләп үткәндә, «Әнәс» мәчете призына физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында армрестлинг буенча беренче шәһәр турниры булды. Спорт бәйрәме аның территориясендә үтте.
Спортның әлеге төре буенча көч алырга теләүчеләр саны күп булды - болар - «Юлдаш» картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, психологик интернатта яшәүчеләр, инвалидлар һәм сукырлар җәмгыятьләре әгъзалары. Төр­ле үлчәү категорияләрендә ирләр һәм хатын-кызлар арасында җиңү­челәр һәм призерлар билгеләнде. Ләйсән Шәрифуллина, Валентина Хөснетдинова, Роман Дряхлых (инвалидлар арасында армспорт буенча күп тапкырлар Татарстан чемпионнары), шулай ук Илшат Хәлимов (төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашучы) җиңүчеләр булдылар.
- Әлеге бәйрәм көнендә беренчелек өчен ярышырга төрле диндәге, төрле милләттәге 25 кеше җыелды, - дип билгеләп үтте инвалидлар җәмгыяте рәисе Валентина Хөснетдинова. - Безнең турнирга шундый күп тамашачы җыелды. Бу безнең дуслыкны, килешеп яшәүне, бер-беребез белән янәшә яшәргә омтылуны күрсәтә. Ярышларда кул көрәше белән мавыгучы яшьләрне күрүе дә күңелле булды. Аларның күбесе психоневрологик интернаттан иделәр, бер төсле спорт формасында чыгыш ясадылар. Бу минутларда социаль учреждение җитәкчесе Светлана Сәхапова да үз спортчылары янында булды һәм теләктәшлек белдерде.
Барысы да лаеклы дәрәҗәдә узды. Танылган Чистай спортчылары, абруйлы Европа, дөнья беренчелекләрендә һәм чемпионатларында чыгыш ясаган армрестлерлар ярышларда судьялык иттеләр. Форсаттан файдаланып, инвалидлар арасында армрестлинг буенча беренче турнир уздыру турындагы тәкъдимебезне яклаган Татарстан Республикасының армспорт ассоциациясе президенты Тәлгать Әхмәтҗановка, «Әнәс» мәчете имам-хатыйбы Әбүбәкр хәзрәт Азизовка рәхмәт белдерәсе килә. Җәмгыятебез активисты Елена Гатинага да зур рәхмәт, ул турнирга әзерләнүгә күп көч куйды.
Хуҗалар да кунакчыллык күрсәттеләр. Җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, грамоталар, акчалата премияләр белән бүләкләнделәр. Мөселманнар өчен изге булган көнне барлык катнашучыларга да сарык ите өләштеләр. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең үзләренең нәрсәгә сәләтле булуларын, үзләрен күрсәтә алу мөмкинлеге булуы, үз авыруларын җиңеп, уңышлары өчен шатлык­лы минутлар кичерә алулары шатландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай армспорт инвалидлар