Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай интернат-йортында дини дәресләр булды

Чистай интернат-йортында яшәүчеләр дин әһелләре белән мәңгелек кыйммәтләр турында сөйләштеләр.

Терроризмга каршы көрәшүдә бердәмлек көнен уздыру кысаларында картлар һәм инвалидлар өчен «Юлдаш» интернат-йортында төрле чаралар уздырылды.
Аларның берсе - «Дуслык һәм толерантлык дәресе» бүген булды, аны дин әһелләре уздырды, - дип сөйли «Юлдаш» директоры Елена Четырчинская. - Дин әһелләре һәрберебез кадерләргә тиешле мәңгелек кыйммәтләр турында сөйләделәр.
Алар миллиәтара һәм динара килешүчәнлекне үстерүгә, ныгытуга юнәлдерелгән. Казан Богородице чиркәвеннән Николай ата­кай Андриевский җыелучыларның игътибарын радикаль дини кәефләр белән мавыгуның нинди фаҗигале вакыйгаларга китерүенә юнәлтте.
Мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе Адел Мөхәммәтшин ислам тынычлык һәм игелек дине булып тора, ә терроризмның ислам дине белән бернинди уртаклыгы да юк дип билгеләп үтте. Ул ассызыклап үткәнчә: «Без илебездә тынычлык яклы - нәкь менә шул сыйфатлар халыкның төрле категорияләре арасында теләсә нинди терроризм һәм экстремизм күренешләренә каршы торырга ярдәм итә.»
Без күршеләр булып яшибез, бергә эшлибез, бер-беребезнең традицияләрен хөрмәт итәбез, гаиләләр белән дус булып яшибез һәм бу бик әйбәт! Әлеге дуслыкны, бер-береңә ярдәм итүне сакларга кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Чистай интернатйорты дини дәресләр