Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай икенче Ватанына әверелгән

Җиңү көне алдыннан тыл хезмәтчәне хезмәт династиясе вәкиленең берсе булган Лидия Леонтьевна Баранова үзенең 85 яшьлеген билгеләп үтте.

Чистай Мәскәүдә туып үскән кыз өчен икенче ватанга, тормышының иң матур еллары белән бәйле урынга әверелгән. 1941 елда ул алты сыйныфны тәмамлый, җәйге каникулга үз планнары була. Әмма "сугыш" дигән әче сүз бөтен нәрсәне үзгәртә.
Октябрь аенда әтисе эшләгән 2 нче Мәскәү заводын Кама буендагы кечкенә шәһәргә эвакуациялиләр. Предприятие белән бергә бирегә күп кенә кечкенә гаиләләр күчеп килә. Тыныч тормыш артта кала, яңа шартларга җайлашырга кирәк була. 1942 елда сәгать заводына эшкә керә. Сугыштан соң эшче яшьләр мәктәбен тәмамлый, аннан соң үлчәү лабораториясенә эшкә урнаша. Һөнәри белем алу теләге көчле була һәм Мәскәү прибор төзү техникумының читтән торып уку бүлегенә укырга керә. Булган тәҗрибәсе, уку елларында алган теоретик белеме аңа баш технолог бүлегенә инженер-технолог булып килү мөмкинлеге бирә. Ярты гасырга якын гомерен туган предприятиесенә бирә. Тармакны үстерүгә керткән өлеше "1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен", юбилей медальләре, Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр белән билгеләп үтелгән. Лидия Леонтьеваның профсоюз стажы 70 ел тәшкил итә. Лаеклы ялга чыкканнан соң да профсоюз составында кала, хәзер инде сәгать заводының хезмәт һәм сугыш ветераннары советында. Актив тормыш позициясенә ия, җырларга ярата, өч дистә еллап ветераннар хорында җырлый.
Халкыбызның Бөек Ватан сугышы елларындагы җиңүендә өлкәннәр белән беррәттән фронт өчен продукция эшләп чыгарган Лидия Баранованың да өлеше бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X