Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай Габдулла Тукай юбилеен билгеләп үтә

Февраль аенда Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтү турындагы боерыкка кул куйган иде.

Бу бөек татар шагыйренең туган иле һәм дөнья мәдә­ниятенә саллы өлеш керткәне өчен ихтирам билгесе булып тора.
- Чистайда Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган чаралар инде күптән үткәрелә, - ди Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Галина Задворнова. - Комплекслы чаралар планы расланды. 2016 ел безнең муниципаль районда «Бердәмлектә көч» дигән билге астында үтә. Аның кысаларында апрель татар мәдәнияте айлыгы дип игълан ителде һәм аңа: «Чистайлылар бөек Тукай әсәрләрен укыйлар» дигән исем бирелде. Шагыйрьнең иҗаты барлык милләт вәкилләре өчен якын һәм аңлаешлы, бу бик сөендерә. Әлеге датага туры китереп үткәрелгән чаралар ел дәвамында узачак.
Татарстан Президенты боерыгын беренчеләрдән булып «Таттелеком» компаниясенең Чистай районара электр элемтәсе узелы коллективы үтәде (компания җитәкчелеге тарафыннан 2016 ел Тукай елы дип игълан ителде!). Биредә шагыйрьнең иҗатына багышланган бик матур тантана оештырылды. Ул хезмәткәрләрнең, аларның балалары, онык­лары көче белән әзерләнгән. Бу «Шүрәле» әкиятен сәхнәләштерү дә, хореографик композиция дә, шигырьләр, көйләр башкару да. Амалия Платонова, Рәмис Сабитовның чыгышлары аеруча истә калырлык булды. Сүз уңаенда, МРУЭС коллективы тарафыннан Л.Толстой урамында урнаштырылган тематик баннер да ясалган. Әлеге күркәм эстафетага башка хезмәт коллективлары да кушылырлар дип ышанасы килә.
- Хәтта сугыш елларында да Габдулла Тукай иҗаты Чистайга эвакуацияләнгән язучыларда зур кызыксыну уятуы символикага ия, - дип ассызыклый үзәк җирлекара китапханә директоры Елена Курбатова. - Мария Петровых, аерым алганда, Тукайның «Китап» шигырен рус теленә тәрҗемә итте. Хәзерге вакытта да шагыйрь әсәрләренең яратып укылуы һәм соралуы куандыра. Укучылар аларны сорап еш мөрәҗәгать итәләр.
Аның әкиятләре, ши­гырьләре никадәр популяр булуларын «Тукайны укыйбыз» акциясе дә күрсәтә. Бүген 10нан 18 сәгатькә ка­дәр ул үзәк китапханәдә үтәчәк. Анда барлык те­ләүчеләр катна­ша алалар, иң яраткан Габдулла Тукай әсәрләренең берсен баш­карып, жюри хөкеменә тәкъдим итү җитә.
Бу көннәрдә үзәк җирлекара китапханә филиалларында матур чаралар уза. Шәһәр филиалында 6нчы мәктәп укучылары өчен, мәсәлән, «Габдулла Тукайга - 130 ел» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә, Татар Баганалысында - «Син Тукайны беләсеңме?» дигән викторина әзерләнгән. Йолдыз филиалында «Тукай һәрчак безнең янәшәдә!» дигән күргәзмә эшли.
Ә алар тагын күпме оештырылачак?! «Әкиятләр иленә сәяхәт» (Чуваш Ялтаны), «Шагыйрьгә мә­хәббәт белән» шигърият сәгатьләре (Данауровка, Мөслим), әдәби-музыкаль кичәләр (Кызыл Ялан, Яуширмә, Гаделша авылларында, 3нче, 7нче шәһәр филиалларында). Болар барысы да укучыларга Габдулла Тукайның шигърият дөньясына чумарга мөмкинлек бирәчәк.
Шәһәр һәм район мәктәпләрендә, балалар бакчаларында актив эш алып барыла.
- 7 апрельдә мәктәпкәчә һәм белем бирү уч­реж­дениеләрендә балаларны милли тәрбияләүдә Габдулла Тукай әсәрләрен файдалану мәсьәләсе буенча муниципаль семинар булып узды, - ди мәгариф идарәсе начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Вера Буслаева. - Мөмкинлекләр зур! Шагыйрьнең әкиятләре, шигырьләре буенча теат­раль күренешләр белән тематик сыйныф сәгатьләре уза. Хәзерге вакытта сочинениеләр, әдәби-сәнгати муниципаль конкурслар дәвам итә.
Моннан тыш, һәр мәктәптә чаралар шактый планлаштырылган. Мәсәлән, Мөслим, Татар Сарсазы мәктәпләрендә шагыйрьнең шигырьләре чит телләрдә яңгыраячак, ә Чуваш Ялтаны мәктәбендә, 2нче гимназиядә - шаяннар һәм тапкырлар клубы, 16нчы мәктәптә - брейн-ринг әзерләнә. 5нче мәктәптә - телемарафон, ә 1нче гимназиядә рус милләтле укучылар арасында - проект-дәресләр, сәяхәт-дәресләр үткәрелә. Табигый, бу план­лаштырылганнарның бары кечкенә өлеше генә, һәр чара балада Габдулла Тукай иҗатына зур кызыксыну уятсын, аны тирәнрәк өйрәнү теләге тудырсын. «Тукай мәңге сүнмәс йолдыз» дип исемләнгән төп бәйрәм тантанасы апрель азагында аның исемен йөрткән урамда була.
Гөлнур САДЫЙКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чистай хәбәрләре Иҗади мирас Габдулла Тукайның тууына 130 ел