Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай форпостчылары – республикада иң яхшылар

Чистайның «Форпост» үзәге исәбендә саллы казанышлар күп, ә быел ул, республика конкурсында I урын алып, Татарстанда иң яхшы дип табылды.

Тагын бер күңелле яңалык: яшьләр отряды командиры Булат Хәлиуллин, Г.И.Усманов исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы студенты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Салих Япеев исемендәге ел саен бирелә торган  премия стипендиаты булды. Чын күңелдән котлыйбыз!

Ә барысының да ничек башлануы хакында үзәк җитәкчесе Лариса Галиева белән сөйләшәбез:

 – Чистайда «Форпост» яшьләр хокук саклау хәрәкәте 2002 елда оештырылды, ул хәрби комсомол дружиналары дәвамчысы булып тора. Яшьләр һәм үсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү безнең эшчәнлекнең өстенлекле юнәлеше булып тора. Хәзерге вакытта 34 берләшмә булдырылган, аларда 475 кеше эшли.

Алар арасында кураторлар белән берлектә мәктәпләрдә һәм алар янәшәсендәге территорияләрдә пат­рульлек итүче, профилактик исәптә торучы яшүсмерләр белән төрле чаралар үткәрүче хокук бозуларны кисәтү отрядлары да бар.

Май аенда 5нче мәктәпнең «Витязь» отряды республика конкурсында «Батырлык һәм ыспайлык» номинациясендә җиңүче дип табылды, ә аның командиры Алсу Фәтхетдинова «Иң яхшы командир» номинациясендә диплом белән бүләкләнде.

Студентлар иминлек хезмәте дә уңышлы эшләп килә. Алар үз уку йортлары җитәкчеләренә чаралар вакытында җәмәгать тәртибен сак­лауда ярдәм итәләр, кисәтү эше алып баралар. Аларның тырышлыгы тиешле нәтиҗәләргә китерә һәм рес­публика дәрәҗәсендә танылу таба. Узган ел күппрофильле көллиятнең «Бөркет» студентлар иминлек хезмәте җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәләренең республика фестивалендә III гомумкоманда урыны алган иде. Ә авыл хуҗалыгы техникумының «Барс» иминлек хезмәте җәмәгать тәртибен саклау буенча мәктәп һәм студентлар берләшмәләренең республика спартакиадасында II урынга лаек булды.

Узган елның март аенда «Бөркет» «Ел казанышы» республика конкурсында «Иң яхшы студентлар иминлек хезмәте» номинациясендә лау­реат дипломы белән бүләкләнде.

– «Форпост» каршында яшьләр җыелма командасы да эшли.

– Аның составына студентлар иминлек хезмәтләре һәм хокук бозуларны кисәтү отрядлары активистлары керә, алар «Форпост» үзәгенә булышалар: республика өйрәнү-тренировка җыеннарында, яшьләр форумнарында, слетларда һәм башка чараларда катнашалар. Алар шулай ук массакүләм чаралар үткәргәндә җәмәгать тәртибен сак­лауда хокук саклау органнарына ярдәм итәләр.

Төрле вакытларда бу отрядны Адилә Худайберганова һәм Данил Егоров җитәкләделәр, алар Татарстан Республикасы террорчылыкка каршы комиссиянең яшьләр ярдәмчесе вазифасына конкурста җиңүче булдылар. Хәзерге вакытта Адилә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында эшли.

Хәзер яшьләр отрядын Булат Хәлиуллин җитәкли. Мәктәп елларында ул хокук бозуларны кисәтү отряды составында иде, үзен гомуми эш өчен тырышучы кеше буларак күрсәтте. Шуңа күрә аны яхшы беләм һәм аңа ышанам.

 Форпост хәрәкәте аша узган иң актив егетләр һәм кызларның үз юлларын табулары, хокук саклау органнарында эшләүләре дә мине сөендерә.

– Лариса Николаевна, ел дәвамында күп фестивальләр, спорт ярышлары уздырасыз... Сезгә һәр чараның кадерле булуын аңлыйм, әмма иң истә калганнары кайсылары булды?

– Сез хаклы, миңа, оештыручы, җитәкче буларак, алар барысы да якын, аларны әзерләүгә балалар белән бергә күңелемнең бер өлешен салам. Бу чаралар хәтердә билгеле бер эз калдыра. «Дан сиңа, солдат!» әдәби-музыкаль композиция фестивален, Чистай хәрби комсомол дружинасының элеккеге әгъзасы Александр Вотяков истәлегенә күчмә кубокка хәрби-гамәли спорт төрләре буенча спартакиада (быел без аны зона дәрәҗәсендә үткәрә алдык!), Татарстан Эчке эшләр органнары ветераннары белән очрашу – барысы да бик җылы, эчкерсез, матур булды! «Минем имин җәем»  Бөтенроссия акциясендә катнашу да истә калды…

– Хәзер төрле яшьләр хәрәкәтләре, оешмалары күп.

– Үсмерләрнең, яшьләрнең шундый сайлау мөмкинлеге булуы бик шәп. Һәр хәрәкәтнең үз үзенчәлекләре, мавыктыргыч эш юнәлешләре бар... Бу – үз-үзеңне күрсәтү, үз теләкләреңне, уй-фикерләреңне тормышка ашыру өчен менә дигән мөмкинлек! Әгәр син моннан рухи канәгатьләнү аласың, нәтиҗәне күрәсең икән, димәк, бу сиңа туры килә. Кайчагында безгә малайлар һәм кызлар килә һәм бераз вакыт үтүгә китеп тә баралар. Ә аларның кайберләре, кайчагында, кабат әйләнеп кайталар. Димәк, бу хәрәкәт аларны кызыксындырган, ул аларга якын. Бары тик һәркемне кабул итәргә һәм аңларга кирәк!

Сүз уңаенда, Лариса Галиева балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча муниципаль комиссия әгъзасы булып тора. Форпостчылар белән берлектә бу яшь, энергияле хатын-кыз берничә буын яшүсмерләрне дөрес юлга бастыра, аларны кызыксынулары буенча секцияләргә һәм берләшмәләргә, яшьләр хәрәкәтләренә актив җәлеп итә. Аның җәмәгать тәрбиячесе буларак эше дә нәтиҗәле булып чыкты.

Киләчәктә дә сезгә, форпостчылар, уңышлар телибез!

Сүз уңаеннан

* 2016 елда «Форпост» үзәге 1нче категорияле оешмалар арасында «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегенең «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча иң яхшы яшьләр берләшмәләре үзәге» исеменә конкурста II урын алганы өчен грамота белән бүләкләнде.

* Дүрт активист югары бүләккә – Артем Айдинов премиясенә лаек була, җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмалары эшендә ирешкән уңышлары өчен Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы дипломы белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев