Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай аграрчылары язгы чәчүгә әзерләнәләр

Авыл хезмәтчәннәре өчен кабат кызу чор җитә. Район аграрчылары язгы кыр эшләренә соңгы әзерлекне тәмамлыйлар.

Әлбәттә, чәчү кампаниясендә төп мәсьәлә­ләрнең берсе - сыйфатлы орлыкларның булуы.
- Узган ел киләчәк уңыш өчен 10 мең тоннага якын орлык салынды, - дип хәбәр итте Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Чистай районы буенча начальнигы Илгизәр Галиев, - өстәвенә, шуның 500 тоннага якынын оригиналь орлык­лар тәшкил итә.
Алар «Кутлушкино», «Джукетау» хуҗалык­ларында, Нуруллин КФХсында, ул төп орлыкчылык хуҗалыгы булып тора, салынган. Җитәрлек күләмдә, 1,5 мең тоннага якын, элиталы орлык әзерләнгән.
Районның 36 мең гектар басуларында яңа орлыклар чәчү планлаштырыла. Хуҗалыклар 1600 тоннадан артыграк югары репродукцияле орлык сатып ала алганнар, әмма тагын 300 тонна сатып алырга кирәк. Киләчәк уңышның язмышы нинди орлыклар чәчелүенә бәйле.
Шул ук вакытта фермер хуҗалыклары басуларының түбән продуктлылыгы куандырмый. Белгечләр бәяләве буенча, күпчелек авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре акчаны янга калдыру өчен түбән сыйфатлы орлык материалы кулланалар. Ә шул ук вакытта алар бөртекне югары сыйфатлы орлыкларга алыштыра алалар.
Район басуларында көзен чәчеп калдырылган уҗым культураларының барысы да кыш чыга алмыйлар, аларны яңадан чәчәргә туры киләчәк, хуҗалыклар моның өчен чәчү материалы сатып алганнар инде.
Орлыкларны чәчкәндә ягулык-майлау материалларын янга калдыру максатында, нигездә, зур мәйданнарны колачлый алган чәчү комплекслары куллану планлаштырыла.
- Без чәчүдә, нигездә, районлашкан сортларны кулланачакбыз, - дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Илгизәр Нуретдинов. - Сабан һәм уҗым бодаеның, арпа, солы, борчак, карабодайның, бер һәм күп еллык үләннәрнең районлашкан сортлары билгеле инде. Бездә дәүләт сорт-орлык участогы бар, анда төрле авыл хуҗалыгы культураларының сортлары тикшерелә.
Хәзер Россия авыл хуҗалыгы үзәге белгечләре тәкъдим ителгән орлыкларның сыйфатын тикшерәләр. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлар аларны чәчү алды анализга тапшыралар.
- Тәкъдим ителгән барлык материалны да диярлек тикшердек, - ди агроном-орлыкчы Марсель Гатауллин, - сайлап алу һәм контроль ныклы булды. Әмма шуны да әйтергә кирәк, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең орлыклары елдан-ел сыйфатлырак. Фитопатологик анализга (төрле авырулар белән зарарлануга) үрнәкләр тикшерәбез. Аның нәтиҗәләре буенча хуҗалыклар агрономнары орлыкларны эшкәртү өчен нинди препаратлар - биологик яки химик сатып алырга кирәклеген беләчәкләр. Әгәр орлык материалы аз гына зарарланган булса, биологик препаратлар сатып алыначак. Авырулары күп булган орлыклар химик эшкәртү узачаклар.
Бер айдан соң районда язгы кыр эшләрен башлап җибәрү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай аграрии