Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай 100 миллион сумлык грант отты

Узган сишәмбедә Мәскәүдә кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә  шәһәр мохитен булдыру проектлары бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.

Чистай «50 меңнән 100 меңгә кадәр халкы булган кече шәһәрләр» номинациясендә җиңүче булды.
Эксперт төркемнәре Россия Федерациясенең 82 төбәгеннән вәкилләрнең 198 проектын бәяләделәр. Татарстаннан конкурс финалына 24 проект чыкты, шуларның 14е – җиңүчеләр. Финал этабында катнашучылар кече шәһәрләрне үстерү, анда уңышлы архитектор проектларын тормышка ашыру һәм аларның мәдәни мирасын саклау юлларын тәкъдим иттеләр.
Төзекләндерү буенча Чистай проектын яклау белән Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов чыкты. Ул Карл Маркс урамында инфраструктураны яңарту һәм шәһәрлеләр өчен яңа ял итү зонасы булдыруны күз алдында тоткан «Шәһәрнең үзәк урамында бульвар» проектын яклады.
Грант алган шәһәрләр исемлегенә шулай ук түбәндәгеләр керде: Алабуга – 50 млн сум, Биләр – 50 млн сум, Минзәлә – 55 млн сум, Әгерҗе – 55 млн сум, Кукмара – 55 млн сум, Тәтеш – 55 млн сум, Бөгелмә – 100 млн сум, Лениногорск – 100 млн сум, Болгар – 30 млн сум, Лаеш – 30 млн сум, Баулы – 80 млн сум, Нурлат – 80 млн сум, Азнакай – 80 млн сум.
Конкурс бюджетының 5 миллиард сумыннан респуб­лика 920 миллион сум акча эшләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай