Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистаебыз горурлыклары

Роза Туфитуллованың «Язмыш җиле» романы безнең өчен әйтеп бетерә алмаслык мөһим, тарихи вакыйга булды.

Милләтебезнең йөзек кашлары

Күптән түгел Чистай шәһәрендә төбәк «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узды.

Өч төбәктән һәм республика бызның утызга якын районнарыннан килгән кунакларга прог рамма нигезендә шәһәре безне дә, районыбызны да билгели торган бик күп кенә мөһим чаралар тәкъдим ителде. Барысы да уңышлы гына булды шикелле. Килгән кунакларыбыз да Чистай ягын бик ошаттылар кебек. Алардан килгән матур-матур сүзләр шул хакта сөйли.

Бар да әйбәт шикелле. Тик эшләп бетерелмәгән бер эшебез өчен ризасызлык хисе яши башлады...

Күчмә утырыш программасы буенча без кунакларыбызга журналист, язучы, җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Туфитуллованың «Язмыш җиле» романын тәкъдим иттек. Безнең шәһәребездә 50 елга якын ишан хәзрәт булып торган, танылган сәүдәгәр Мөхәммәтзакир Камаловның төпчек кызы Гөлсем Камаловага багышлап язылган бу роман турында беренче тапкыр мин төбәк «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Идрисова Кадрия Рәес кызыннан узган җәй көнне ишеткән идем. Соңыннан аның безне шундый мөһим дә, кызыклы да булган тарихи эшкә этәрүен аңладым. Кадрия ханым китапның авторы белән дә элемтә урнаштырырга ярдәм итте. Шул көннән башлап, тизрәк бу китапны табып, укырга, шәһәрдәшләребезгә дә җиткерергә кирәк дигән теләк туды. Җирле татар конгрессы вәкилләре, җирле «Ак калфак» оешмасы ханымнары берәм-берәм бу китапны таба тордылар, эчтәлеге белән дә таныша тордылар. Ниһаять, Роза ханым белән бу китапны шәһәребез кешеләренә тәкьдим итүне оештыру турында да сөйләшү башланды. Тик, ни кызганыч, пандемия бар корган планнарны да челпәрәмә китерә торды. Тәкьдим итү датасын берничә мәртәбә үзгәртергә туры килде.

Безнең шәһәребездә төбәк «Ак калфак» татар хатын-кыз ларының күчмә утырышы булуы ачыклангач, китапны тәкьдим итүне дә шунда уздырачагыбыз көн кебек ачык иде.

Менә инде күчмә утырыш көне дә килеп җитте. Шәһәребездә 100гә якын кунак ларны каршы алдык. Әмма Роза ханым Туфитуллова үзе килә алмады. Программада каралганча, кунакларыбызга «Язмыш җиле» романы тәкъдим ителде.

Чарада аерым ихтирамга лаек кунаклар да бар иде: Идрисова Кадрия Рәес кызы-филология фәннәре кандидаты, Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы төбәк «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе, Нуриев Вакыйф Вәкил улы – татар язучысы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең А. Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе, Закирова Эльмира Мизхәт кызы –Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Сөембикә» әдәби-нәфис журналының әдәби мөхәррире.

Чистайлылар да, килгән кунаклар да бик мәгънәле, эчтәлекле чыгышлар ясадылар.

«Язмыш җиле» романын тәкъдим итү әсәрнең төп герое Гөлсемнең әтисе ишан хәзрәт, сәүдәгәр Мөхәммәтзакир Камалов төзеткән «Камалия» бинасында узу бу чараның тарихи икәненә ишарәли иде. Әйе, Татарстан Республикасының халык шагыйре Рәдиф Гаташның әсәрнең кереш өлешендәге сүзләренә кушылсак, «үзенең Сөембикәләр дәвамы икәнен аңлап, милләтне уяту, үстерү, аны аң-белемле итү өчен янган, кирәксә, ил-уллары белән бергә халык бәхете, тел, дин, хәтта төрки дөнья берлеге өчен дә яуга керергә әзер булган гүзәл Чистай кызы, горур татар кызы Гөлсем» турындагы китапны төрле төбәкләрдән килгән бүгенге ак калфаклы ханымнар алдында тәкъдим итү, чынлап та, зур тарихи вакыйга булды. Ә инде чараның азагында Чистай татар театры режиссеры Госман Хәкимовның Сибгат Хәким шигыре, Сара Садыйкова көенә язылган «Әй, язмыш, язмыш...» җырын җырлаганда бар кунакларның да кушылып җырлавы әлеге чараның күңелләргә барып җитеп, кеше тормышлары, кеше язмышлары турында уйланырга этәрүе хакында сөйли иде...

Бар да яхшы булды шикелле... Тик шундый тарихи чарада китап авторы Роза ханым Туфитуллова үзе катнаша алмавы гына безне, Чистай ак калфакларын, борчый бирде. Роза ханым белән очрашырга теләү хисе көннән-көн арта торды.

Ниһаять, Роза ханым белән

сөйләшеп, очрашу датасын билгеләдек һәм 14 июнь көнне Казан шәһәренә юл тоттык.

14 июнь, Казан шәһәре, Татар бистәсенең очрашу өчен җайлы гына бер бүлмәсе... Узган гасыр башында ун-унбиш елга гына сузылган милли Яңарыш – яңа татар Реессансы чорында мәйданга чыккан күпсанлы асыл татар кызларының берсе Гөлсем Камалованы шәһәребез йолдызы итеп дөньяга таныткан асыл хатын-кызларның берсе Роза Рәхмәтулла кызы Туфитуллова белән 3 сәгатьлек очрашуыбыз искиткеч кызык та, файдалы да, җылы да булды. Очрашуыбызда Идрисова Кадрия ханымның да килеп катнаша алуы аерым бер ямь өстәде. Китап эчтәлеге буенча сораулар да бирелде. Роза ханым бик яратып, барыбызны да хөрмәт итеп җаваплар бирде. Ул Гөлсемнең кызы, Мәскәүдә яшәгән, инде вафат булган Шифа белән, Гөлсемнең ире Абдулла Акчуринның Башкортостанда яшәүче бертөркем туганнары белән очрашулары турында да сөйләп китте.

Роза ханым Чистайда яшәгән тагын бер Камаловлар нәселе турында да искә алды. Шәһәрдәшләребезнең күбесенә таныш булган Рәйсә апа Камалова һәм аның ире Сахап Камалов турында да матур истәлекләр сөйләде. Шунысы да кызыклы, Роза ханымның әтисе Рәхмәтулла белән Сахап бертуганнар булганнар, һәм Роза ханым кече яшьтән үк безнең шәһәребезгә еш кына кунак булып килгәли торган булган. Ә Рәйсә апа Камалова (ул 2 нче мәктәпнең директоры буларак та билгеле шәхес) кечкенә Розаны шәһәребез белән таныштырып йөргән. Шуңа күрә шәһәребезнең матур пристане, Кама буйлары, мәчетләре Роза ханымның күңеленә кечкенәдән үк бик якын булып уелып калган. «Язмыш җиле» романында авторның Чистайга булган җылылыгы, Чистай халкын яхшы ук белүе, чистайлыларны ярату хисләре менә кайчан ук салынган булган икән бит югыйсә!

Шушы юлларны язганда Рәйсә һәм Сахап Камаловлар гаиләсенең минем язмышым белән дә бәйләнеп китүе хакында әйтми булдыра алмыйм. Рәйсә Камалова һәм Сахап Камалов гаиләсендә туган Флера Сахап кызы Камалова Казан дәүләт педагогия институты доценты буларак, педагогия институтында укыган елларымда минем иң хөрмәт иткән укытучыларымның берсе булды. Рус теленең пропедевтик курсларын бик тә кызыклы, бик тә файдалы итеп бирә алды студентларына.

Флера Сахап кызының бертуган абыйсы Вильсон Сахап улы Камалов Н. Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетында профессор булып эшләгән шәхес. Ә аларның якын туганнары Чулпан һәм Альберт Хәсәновлар белән без әле Чаллы шәһәрендә яшәгән чордан ук алып 40 еллык якын дуслар булып яшибез!!! Язмыш җиле түгелме соң инде бу??!! Тагын шунысы да кызык, Чаллыдан Чистайга күчеп кайтканнан соң, 1995 нче елда, Мирсәй Әмирнең «Саф күңел»романының прототибы булган, озак еллар 2 нче мәктәпнең директоры хезмәтен башкарган Рәйсә Камалова эшләгән мәктәптә мин рус теле укытучысы булып эшкә урнаштым.

Шулай итеп, журналист, язучы, җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Туфитуллованың «Язмыш җиле» романы безгә, Чистай җирлегендә яшәүчеләр өчен, әйтеп бетерә алмаслык бер тарихи вакыйга булды. Күпме очрашулар оештырылды, күпме тарихи битләр актарылды, күпме яңа эш юнәлешләре билгеләнде, күпме язмышлар барланды, күпме матур уй-фикерләр туды!!!

Шушы тарихи битләрне табуга, узган гасыр ядкәрләрен барлауга, зур шәхесләребезнең тормышларын өйрәнүгә керткән изге эшләре өчен мил ләтебезнең асыл ханымнары Идрисова Кадрия Рәес кызына һәм Туфитуллова Роза Рәхмәтулла кызына җирле «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы исеменнән, бар шәһәрдәшләребез исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәм.

Язмамны Роза Туфитулло ваның «Язмыш җиле» романын укыганнан соң, кеше язмышлары турында уйланганда туган шигъри юлларым белән тәмамлыйм:

Язмыш, дибез! Язмыш җиле, дибез!

Тәкъдирләр язылган маңгайда!

Маңгайдагы сызыкларның

Язмышың табадыр кайда да!

Язмыш җиле ташлый кыяларга,

Йолдызларда булыша ояларга.

Кемнедер төшерә сагышларга,

Ә кемнедер күмә алкышларга!

Барысы да Раббыбыздан тора!

Барысы да Раббым хөкемедер!

Берәү йолдызларга атылганда,

Кыяларга җитә тик җиледер!

Язмыш җиле дибез, тәкъдир дибез.

Раббым гайрәтенчә сыналабыз.

Роза ханым, мең-мең рәхмәт Сезгә!

«Язмыш җиле»н укып, уйланабыз!

 

Рушания Закирова, Бөтендөнья татар конгрессы Чистай җирле оешмасы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев