Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Чиста ярлар» акциясе узачак

Иртәгә Рус географик җәмгыятенең җирле бүлеге «Чиста ярлар» акциясе уздыра.

ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, Рус географик җәмгыятенең җирле бүлеге, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең җирле бүлекчәсе, җирле хакимият ярдәмендә яшьләрнең су асты археологик отряды әгъзалары яр буе зонасын төзекләндерү, чис­тарту белән беренче ел гына шөгыльләнмиләр. Бу юлы алар "Яшьлек" паркы акваториясен һәм территориясен тәртипкә китерәчәкләр. Волонтерлар шәһәребез язмышына битараф булмаган барлык чистайлыларны экологик акциягә кушылырга чакыралар. Җыелу 10 сәгатьтә, "Яшьлек" паркында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев