Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чиста уйлар һәм күңелдә ышаныч белән

Рухны һәм тәнне ныгытып, кешеләр махсус җиһазландырылган бәкегә чумдылар. Күп кенә православие динендәгеләр бөек чиркәү бәйрәмнәренең берсе – Хач мануны нәкъ менә шулай үткәрәләр.

Быел коену өчен ике бәке әзерләнгән иде. Берсе шәһәрдә – Никольский соборыннан ерак булмаган Чулман елгасында, икенчесе – Булдырь авылында. Йоланы үткәрү урынында куркынычсыз суга якын килү һәм төшү юллары әзерләнгән, шулай ук җылыну пунктлары да эшли. Шәһәрлеләргә уңайлы булсын өчен хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен палаткалар куелган, анда коенганнан соң кешеләр җылына алды.

Никольский соборы янындагы бәкене заманча фигуралар, диодлы лампалар белән бизәгәннәр. Моның белән Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары «Восток» мәдәниял итү үзәге хезмәткәрләре белән берлектә шөгыльләнгәннәр.

Булдырь авылында да коену урыны үзенчәлекле оештырылган. Йоланы аерым агач йортта, чит күзләрдән еракта, шулай ук махсус җиһазландырылган урында башкарырга мөмкин.

Никольский кафедраль соборында Чистай һәм Түбән Кама епискобы Игнатий җитәкчелегендәге төнге бәйрәм гыйбадәте алдыннан руханилар һәм дин әһелләре Изге Никольский кафедраль соборыннан Чулман елгасындагы бәкегә тәре тотып бардылар, анда суны изгеләндерделәр. Бәйрәм гыйбадәтендә район башлыгы Дмитрий Иванов, Чис­тай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов һәм шәһәрнең күп санлы халкы катнашты. Булдырь авылында да гыйбадәт узды.

Шуннан соң чистайлылар бәке янына җыела башладылар. Кемдер чумарга, кемдер күзәтергә килгән. Катнашучыларның сүзләренә караганда, ир-атлар күбрәк булган, әмма хатын-кызлар да көчле затлардан калышмаган.

Мәсәлән, Юлия ел саен бәкегә чума. Быел туганнары һәм хезмәттәшләре белән Булдырь авылына барган. Аның сүзләренә караганда, кеше гадәттәгедән азрак булган: пандемия йогынты ясаганмы, әллә зәмһәрир суыкмы.

– Күп еллар дәвамында йоланы үтәсәм дә, башта бераз дулкынлану булды. Ә өч тапкыр чумганнан соң, көч артуны һәм җиңеллек тойдым. Иң мөһиме – рухи яктан әзер булу. Җылынырга өйдән үзем белән термоска тутырып килгән кайнар чәй ярдәм итте, – дип горурланып сөйли чистайлы.

Бозлы суга чумарга, салкын тияр дип куркып, һәркем дә җөрьәт итми. Иминлекне коткаручылар, полиция һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре күзәтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев