Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Чиркәүне төзекләндерүгә финанс кертемнәр кирәк

    Чистай Выселкасы авылын­да Пресвятая Троица чиркә­вен төзекләндерү буенча эшләр алып барыла.

    Әлеге бай тарихлы чиркәү 1886 елда төзелгән. Ул Чистайдагы сәүдәгәр хатын Столоповская акчасына авыл уртасында төзелгән һәм дин әһелләренең җыелу урыны булып хезмәт иткән.
    Михаил атакай (Вотяков) 1930 елда атып үтерелгәннән соң, бина склад буларак файдаланылган, биредә кибет тә эшләгән. Чиркәүнең гөмбәзләре тулысынча җимерелгән. Чиркәү үзенең элеккеге күренешен югалткан.
    2000 елда, Михаил атакайның үлүенә 70 ел үткәч, авыл чиркәвендә беренче гыйбадәт кылына. Шуннан соң чиркәү торгызыла башлый.
    Өч ел эчендә Пресвятая Троица чиркәве хәрабәләрдән торгызыла һәм алтын гөмбәзләре белән балкый башлый. Озак еллардан соң ул кабат дин тотучыларны гыйбадәткә чакыра, авыл халкын үзенең матурлыгы белән сөендерә.
    Хәзерге вакытта биредә төзекләндерү эшләре бара. Бина фасадын чистартырга, тәрәзәләрне һәм ишекләрне алыштырырга һәм күп кенә башка эшләр башкарырга кирәк.
    - Быелдан башлап чиркәүдә капиталь ремонт ясала башлады, - ди Владимир атакай. - Бинага, алга таба җимерелмәсен өчен, яңарту таләп ителә. Хәзерге вакытта без матди яктан тәэмин ителмәгәнбез, шуңа күрә меценатлардан, иганәчеләрдән, битараф булмаган кешеләрдән ярдәм сорыйбыз.
    Владимир атакай эшче белән бергә чиркәүне төзекләндерү өстендә эшли. Бинага элеккеге матурлыгын кайтару өчен алар үз көчләре белән мөмкин булганның барысын да эшлиләр.
    - Чиркәүне торгызасы, ерактан ук күренеп торсын өчен аңа элеккеге матурлыгын кайтарасы килә, - дип билгеләп үтә атакай.
    - Эш авыр һәм озак бара, чөнки чиркәүне төзекләндерүгә акча җитми, - дип билгеләп үтә эшче Сергей Венедиктов. - Эшләр һава торышы мөмкинлек биргәндә көн саен диярлек алып барыла. Чиркәүне төзекләндерү буенча эш вакытында алган рухи канәгатьләнүне сүз белән генә аңлатып бетереп булмый.
    Хәзерге вакытта чиркәүдә якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә гыйбадәтләр үтә. Бирегә берничә дистә мәхәллә кешесе йөри, алар чиркәүнең торгызылуын көтәләр һәм үзләреннән дә өлеш кертәләр.
    Уртак көч белән меценатлар һәм иганәчеләр ярдәмендә чиркәү элеккеге гүзәллеген кайтарып, рухи канәгатьләнү урынына әверелер дип ышанасы килә.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: