Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чираттагы планеркада оператив хәл, социаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләре һәм авыл хуҗалыгы эше турында сөйләштеләр

Муниципалитетта узган киңәшмә-планерканың төп темалары – «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге эшчәнлеге, авыл хуҗалыгы предприятиеләре эше, атналык оператив хәл. Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

383 кешегә өйдә хезмәт күрсәтелә

«Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге эшчәнлеге турында учреждение директоры Ирина Ерошина сөйләде. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә 383 кешегә өйдә хезмәт күрсәтелә, алар – өлкәннәр һәм инвалидлар. Алар өчен «Бер тамашачыга концерт», «Өйгә килеп, игелек күрсәтү», «Өйдә мунча», «Өйдә ателье», «Гардеробны яңартыйк» кебек социаль акцияләр эшләнгән һәм гамәлгә кертелгән.

2021 елның 1 июненнән «Балкыш»та 18 яшьтән һәм өлкәнрәк инвалидлар өчен көндез тору бүлеге булдырылган. Ул 20 урынга исәпләнгән.

Хисап елында 24 инвалидка хезмәт күрсәтелгән, хезмәткәрләр тарафыннан 14678 социаль хезмәт күрсәтелгән. Бүгенге көндә бүлекчәгә 20 кеше йөри.

8 мең гектардан артык басу чүп үләннәргә каршы эшкәртелгән

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре эше турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде.

Май башыннан 60 миллиметр явым-төшем яуган. Бу күрсәткеч күпьеллык уртача күрсәткечләрдән артып киткән. Бу язгы кыр эшләре барышын тоткарлый. Шуңа да карамастан, узган атнада хуҗалыклар 7,5 мең гектарга якын басуда чәчү эшләре башкарганнар. Бүгенге көндә планлаштырган мәйданнарның 81 проценты чәчелгән.

– Бәрәңге утырту эшләре бара. 51 гектарда культура чәчелгән, бу фаразланган мәйданнарның 26 процентын тәшкил итә. Үсемлекләрне саклау буенча җаваплы чор җитте. Хуҗалыклар тарафыннан чүп үләннәргә каршы 8200 гектар җир эшкәртелгән, – дип хәбәр итә Александр Александрович.

Терлек азыгы әзерләү техникасын әзерләү дәвам итә. Аны кабул итү киләсе атнада булачак.

Район башлыгы кыска вакыт эчендә умартачылар белән очрашу уздырырга һәм аларны рапс эшкәртү турында кисәтергә кушты.

– Бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Умартачылар, бал кортларына зыян килмәсен өчен, мондый төрдәге эшләр башкарылуын белеп торырга тиешләр, – дип билгеләп үтте Дмитрий Алексеевич.

Авария нәтиҗәсендә 1 кеше зыян күргән

Атналык оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте.

Бер атна эчендә янап акча алу, талау, суның биологик ресурсларына законсыз ия булуның 2 очрагы, банк картасыннан акча урлау теркәлгән.

Юл-транспорт вакыйгаларының саны 41 процентка кимегән һәм 14 очрак тәшкил иткән. Авария нәтиҗәсендә 1 кеше зыян күргән.

331 кеше административ җаваплылыкка тартылган, шул исәптән, ата-аналар тарафыннан балигъ булмаган балаларын тәрбияләү буенча вазифаларын үтәмәгән өчен – 3 кеше, кул күтәргән өчен – 4 кеше, табиб билгеләвеннән башка наркотик чаралар кулланган өчен – 3 кеше. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 281 машина йөртүче тоткарланган, шуларның 5се исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев