Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чәчәкләр бәйрәме матур тәэсирләр калдырды

3 августта Мебель фабрикасы микрорайонында урнашкан Мәхәббәт һәм килешүчәнлек бакчасында халык аеруча күп иде.

Яңгыравык балалар тавышы күңелле музыка һәм көчле алкышлар белән аралашып барды – биредә чәчәкләр бәйрәме булды. Аны үткәрү инде күптән күркәм гадәткә әверелде. Быел бәйрәм дүртенче тапкыр үтте, әмма ел саен оештыручылар – микрорайонның территориаль җәмәгать үзидарә советы – кунакларны гаҗәпләндерергә тырышалар. Тамашачыларның елмаюлы йөзләре һәм көчле алкышлары бәйрәмнең шәп булуын раслап торалар.
– Бәйрәмне безнең микрорайоныбызда яшәүчеләр яратып өлгерделәр. Алар аның кайчан үткәреләчәген килеп сорыйлар. Күбесенең чәчәкләрдән ясалган композицияләр конкурсында катнашасылары килә һәм бу мине сөендерә, – дип билгеләп үтте 6нчы территориаль җәмәгать советы җитәкчесе Мария Есипова.
Зур йөрәк янында чәчәкләр белән бизәлгән ясалма сәхнәдә үз чыгышлары белән тамашачыларның күңелен «Дубравушка» ансамбле, шулай ук 5нче, 16нчы, 21нче балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар күрделәр. Валентина Солдатова да дәртле бию бүләк итте. Чәчәкләр бәйрәмендә ул даими кунак. Быел аның белән бергә «Кәеф» бию клубы әгъзалары да катнашты, әлеге актив ханым аны җитәкли. Музыкаль номерлар чакырылган кунакларның тантаналы чыгышлары белән үрелеп барды.
– Шушы гүзәл бакча яныннан узып киткәндә мин һәрвакыт биредә күп чәчәкләр һәм алардан да күбрәк балалар күрәм. Ә балалар – тормыш чәчәкләре, мөгаен, һәркемнең яшәү мәгънәседер. Шушы микрорайонда яңгыравык балалар тавышы һәрвакыт ишетелеп торсын. Барысына да сәламәтлек һәм уңышлар телим! – диде «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов.
Мәктәп укучыларына букчалар тапшыру да чәчәкләр бәйрәмендә күркәм гадәткә әверелде. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе кысаларында бәйрәмдә быел мәктәпкә беренче тапкыр барачак 20 малайга һәм кызга букчалар өләштеләр. Балаларга мәктәпкә җыенырга микрорайон территориясендә эшләүче предприятиеләр ярдәм иттеләр (өстәге рәсемдә).
– Бүген – күркәм бәйрәм. Биредә җылы атмосфера хөкем сөрә. Бигрәк тә малайларның һәм кызларның елмаюлы йөзләрен күрү зур шатлык, ә бу микрорайонда балалар байтак. Тиздән яңа уку елы башлана. Мәктәп укучыларына һәм аларның әти-әниләренә уңышлар телим! – диде мәгариф бүлеге начальнигы Госман Нәбиуллин.
Бу көнне бакча чәчәклегендә тагын бер матур чәчәк барлыкка килде. Нуждиннар гаиләсе япон гөле утыртты (астагы рәсемдә). Күптән түгел Виктор Васильевич һәм Любовь Геннадьевна топаз туйларын билгеләп үттеләр. Гаилә парларын хөрмәтләү – бәйрәмнең тагын бер күркәм гадәте. Ир белән хатынга карата бу көнне балаларыннан һәм оныкларыннан, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Динара Җәләловадан котлау сүзләре яңгырады. Ирле-хатынлы вальста әйләнгәннән соң, Нуждиннар кулга-кул тотынышып, мәхәббәт күпереннән үттеләр. Инде 44 ел алар шулай тормыш буйлап бергә атлыйлар.
– Озак еллар бергә яшәвегезнең сере нидә? – дип кызыксындым мин Любовь Геннадьевнадан.
– Гаиләдә иң мөһиме – узара аңлашучанлык. Бер-береңне ишетә һәм тыңлый, киңәшләшә белергә һәм хөрмәт итәргә кирәк. Без ирем белән һәрвакыт бергә. Менә бүген дә Мәхәббәт һәм килешүчәнлек бакчасында котлаулар кабул итү символикага ия. Ел саен шундый матур бәйрәм оештыручы Мария Михайловнага аерым рәхмәт сүзләре әйтәсе килә!
Аның сүзләре белән микрорайонда яшәүче, бәйрәмгә оныгы белән килгән Дания Гариф кызы да килешә.
– Мин һәрвакыт әлеге бәйрәмгә йөрим. Биредә һәрвакыт күңелле һәм кызык. Күп кешеләр белән күрешәсең, аралашасың, бик күп уңай тәэсирләр аласың, – диде хатын-кыз.
Чәчәкләрдән ясалган ком­по­зицияләр конкурсында катнашучыларны бүләкләү бәйрәмнең иң югары ноктасына әверелде. Теләгән һәр кеше эшләрне карый алды, күргәзмәне элеккеге Мебель фаб­рикасы бинасына каршы паркның яңартылган өлешендә оештырдылар. Биредә төрледән-төрле панно, сыннар, чәчәк бәйләмнәре, картиналар күрергә мөмкин – барысы да микрорайонда яшәүчеләр һәм җирле предприятиеләр һәм оешмалар коллективлары тарафыннан эшләнгәннәр. Иң яхшы эшләр авторлары бүләкләнделәр. Бәйрәмдә йорт алды территорияләре чәчәккә күмелгән шәхси йортлар хуҗаларын да билгеләп үттеләр. Бирегә җыелганнарның барысы да бәйрәмнән яхшы кәеф белән киттеләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай