Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чәчүгә барысы да әзер түгел әле

Татарстан районнарында язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурслар уза.

 Шундый конкурс бу көннәр­дә Чистай районында берничә хуҗалык базасында үтте. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-тө­­­лек  министрлыгы, муници­паль районның авыл хуҗалы­гы һәм азык-төлек идарәсе вәкил­ләре техника әзерлеген, орлык, минераль ашламалар һәм язгы кыр эшләрен уңышлы башлар өчен кирәк булган барлык әйберләрнең булуын тикшерделәр.
– Әлеге конкурсны үткәрү өчен комиссия төзелде. Аның бурычы – техниканың язгы кыр эшләренә әзерлек дәрәҗә­сен тикшерү, хезмәт куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү, үсемлекчелек буенча төрле чаралар үткәрү, – дип хәбәр итте авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский.
Комиссия машина-трактор паркларының әзерлеген, техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклауның торышына бәя бирде, эш планнарын, орлык материалының сыйфат күрсәткечләрен тикшерде. Конкурс нәтиҗәләре буенча «Кутлушкино», «Закамье Агро», «Джукетау» хуҗалыкларында чәчүгә әзерлекнең югары дәрәҗәдә булуы билгеләп үтелде. «Транс-Агро», «Луч», «Акбулат» фирмаларында җи­тешсезлекләр ачыкланды. Комиссия кыска срокларда ачыкланган тәртип бозуларны бетерү бурычын куйды. 
Хәзер кайбер хуҗалыкларда кар бетте инде. Көзен туңга сөрү үткәрелүен исәпкә алсак, андый хуҗалыкларның туфрак җылыну белән чәчүгә керешү мөмкинлеге бар. Шушы көннәрдә берничә хуҗалык уҗым культураларын һәм күпеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр инде. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай