Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Cезгә хайваннарны коткарырга туры килгәне бармы?

Күпләр хайваннарны чын күңелдән ярата, әмма алар бәла-казага тарыгач, аларга ярдәм итәргә барысы да әзер түгелләр. Сүз сукбай мәчеләр һәм этләр турында гына бармый. Башка кыргый хайваннар да авырлыклар белән очрашалар. Без чистайлылардан: «Сезгә кайчан да булса бәлагә юлыккан хайваннарга ярдәм итәргә туры килгәне бармы?» – дип сорадык.

Алинә Нуруллина, реклама буенча менеджер:

– Безнең офис урнашкан бина почмагына карга бөкшәеп утырган иде. Без хезмәттәшләрем белән аны тартмага салдык һәм бина эченә алып кердек. Анда карганың бер канаты яралы икәнен күрдек, күрәсең, мәчеләр тешләгән. Кош безнең офиста берничә көн үткәрде. Без аңа ипи валчыклары, бөртек ашаттык. Иртән эшкә килгәч, аны аш бүлмәсе өстәлендә, кашыклар һәм чынаяклар арасында йоклаган килеш таба идек. Көндез ул офис буенча йөреп, клиентларыбызны шаккатыра иде. Уртак көч белән без карганы терелттек, аннары урманга җибәрдек.

 

Айрат Сираҗетдинов, юл эшчесе:

– Эшем буенча миңа еш кына өйдән еракта эшләргә, атналар буе махсус вагоннарда яшәргә туры килә. Бервакыт безгә бер эт ияләште, без аны ашаттык, аның белән уйнадык. Бераздан ул берьюлы өч эт баласы тудырды. Шуннан соң бер-ике көн үткәч, эт белән бәхетсезлек килеп чыга – юлда аны машина бәрдерә. Без хезмәттәшләрем белән эт балаларын кызгандык һәм үзебезгә алырга булдык. Мин дә берсен үземә алдым, аңа «Князь» кушаматы бирдем, ул безнең ишегалдында 10 ел яшәде.

 

Наталья Миронова, «Чистопольские известия» газетасының баш мөхәррире урынбасары:

– Берничә ел элек без гаиләбез белән подъезддан ерак булмаган урында почмакта утырып торган күгәрченгә тап булдык. Ул бөтен гәүдәсе белән калтырана, күкрәгендә яра бар иде. Аны өйгә алып керергә булдык, яралы кошны ташлап китеп булмый бит инде. Берничә атна буе без аны карадык, күкрәгендәге яра тәмам төзәлде, кош ныгыды, канатларын җәеп, өйдә оча башлады. Без аның сәламәт булуына инангач, иреккә чыгардык. Бүгенгедәй хәтерлим бу көн 23 февраль иде.

 

Денис Чернов, Чистай район дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәре:

– Бервакыт безгә чистайлылар шалтыраттылар һәм дуңгыз баласының базга төшүе хакында хәбәр иттеләр. Алар аны тартып чыгарырга тырышканнар, ләкин чыгара алмаганнар. Шул рәвешле дуңгыз баласы базда бер атна диярлек утырган. Без шунда ук урынга бардык. Хезмәттәшләребезнең берсе базга төште, курыккан хайванның арткы ике аягына бау бәйләде һәм баздан кире күтәрелде. Уртак көч белән без дуңгыз баласын тартып чыгара алдык. Бу безнең гадәти эшебез. Без хайваннарны дәвалап кына калмыйбыз, ә аларга бәлагә юлыксалар ярдәм дә итәбез. Дуңгыз баласының исән калуына без бик шатбыз.

 

Зоя Александровна, лаеклы ялда:

– Урамда йортсыз песиләрне күргәч, йөрәк әрни. Мин аларны бик кызганам, мөмкинлек булганда ашатам. Күп фатирлы йортта яшим, безнең ишегалдында хуҗасыз мәчеләр күп. Узган елны аларның берсен күршем белән бергә ветеринарга стерильләштерү өчен алып бардык. Безнең ишегалдында яшәүче тагын бер песиебезнең теше авырткан иде, без дә аны ветеринарга алып бардык. Аның тешен алдылар. Ул бүген дә безнең ишегалдында яши.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев