Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Бәйрәмегез котлы булсын!

    12 гыйнварда Россия прокуратурасы хезмәткәрләре һәм ветераннары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

    Прокуратура – юстиция органнары системасында мөһим звено, ул закон, гражданнарның конституцион хокуклары һәм иреге сагында тора. Аның сафларында намус, гаделлек, принципиальлек, компетентлык яшәү өлгесе булып торган юристлар шактый. Ә һөнәри һәм әхлакый сыйфатлар аларга катлаулы, күпкырлы һәм җаваплы бурычларны хәл итәргә ярдәм итәләр.

    Районыбыз үсешенә лаеклы өлеш керткән, үз тәҗрибәсен яңа буын хезмәткәрләренә тапшырган ветераннарга рәхмәт белдерәм.

    Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек, Ватанга хезмәт итүдә яңа казанышлар телим!

    Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: