Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәмегез котлы булсын! Җиңү көне белән!

Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш балалары! Хөрмәтле чистайлылар!

Бөек Җиңүнең 74 еллыгы белән котлауларны кабул итегез! Бу көн үткән гасырларга барып тоташа, күпме буыннар алышынса да, 9 май иң күркәм, изге бәйрәм булып кала бирә. Әлеге дата - безнең Ватанга мәхәббәтебезнең, каһарманлыгыбызның һәм Россия халкының көчле рухының символы.

Без өлкән буынга Бөек Җиңүебез өчен ихлас­тан рәхмәт әйтәбез. Үлгәннәргә дә, исән фронтовикларга да зур рәхмәт. Күгебез аяз, җиребез тыныч булганы өчен без барыбыз да сезнең алда баш иябез! Фронтта да, тылда да Җиңү өчен көрәшүчеләргә күп рәхмәт. Шулай ук Җиңү өчен бар тырышлыгын, сәламәтлеген биреп, фронт линияләрендә үз оборонасын батырларча саклаучылар алдында да без олы хөрмәт хисләре кичерәбез.

Ватаныбызны канлы бәрелешләрдә гомерләре бәрабәренә саклаучыларның, нацизм тырнагыннан азат итүчеләрнең батырлыгыннан да зур батырлык юк. Өлкән буынның каһарманлыгы хакына яуланган әлеге тормыш безгә тынычлыкта яшәргә, эшләргә, киләчәккә планнар төзергә, иртәгәсе көн турында тынычлап уйланырга, яратырга, балаларыбызга, оныкларыбызга сөенергә мөмкинлек бирә. Безнең бурыч – шушы хакта истә тоту, сугыш турында хакыйкатьне бөртекләп саклау, ветераннар турында кайгырту, үлгәннәр турында якты хатирәләр саклау.

Ихлас күңелебездән барыгызны да Бөек Җиңү белән котлыйм. Районыбыз халкына тынычлыкта, килешүчәнлектә, бәхеттә, иминлектә яшәүләрен, Ватаныбыз иминлеге өчен хезмәттә уңышларга ирешүләрен телим.

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X