Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Бәйрәм белән, Чистай!

    Иртәгә Шәһәр көнен бәйрәм итүгә күп санлы кунаклар көтелә, мактаулы кунаклар арасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков та бар.

    Бәйрәм программасы кысаларында Чистай якташлыгының икенче утырышы, "Алабуга" махсус транспорт заводы" производство мәйданчыгына һәм башка объектларына барып, шәһәр буенча экскурсия. Скарятинский бакчасында "Туй серпантины" дигән матур тантана булачак, шул ук көнне дәүләт тарихи-архитектур һәм әдәби музей-тыюлыгын булдыру концепциясен тәкъдим итү узачак.
    16 сәгать 30 минутта бәйрәм үзәк стадионда башланачак. Кече мәйданда икмәк пешерүчеләр һәм кондитерлар конкурсы "Икмәк барысына да баш" фольклор программасын үз эченә алган икмәк фестивале оештырылачак.
    Зур мәйданда тамашачылар "Без иҗат итәбез һәм булдырабыз" дигән сәхнәләштерелгән композиция, "Йолдызлык" республика фестивалендә катнашучыларның чыгышларын карый алачаклар. Кичке 8дә күкне фейерверк утлары яктыртачак. Димәк, бәйрәмне каршылыйбыз.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: