Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәм белән!

Салым хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезнең хезмәт барлыкка килү вакыттыннан бирле чирек гасырдан артык узды. Бу елларда салым органнарында сизелерлек үзгәрешләр булды.

Сезнең һөнәр – бик мөһим эш. Сез бюджетны тулыландыру механизмында үзәк буыннарның берсе булып торасыз, финанс законлылыгы сагында торасыз, шәһәр, республика, ил мәнфәгатьләрен яклыйсыз.

Салымның вакытында һәм тулы күләмдә керүе бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакын, пенсияләрне һәм пособиеләрне арттырырга, юллар, коммуникацияләр төзергә, торак пунктлар территорияләрен төзекләндерергә һәм башка мөмкинлек бирә. Районыбызның, анда яшәүчеләрнең тотрыклылыгы һәм иминлеге сезнең һөнәри осталыгыгызга, компетентлылыгыгызга, кешеләр белән эшли белүегезгә бәйле.

Әлеге күп планлы эшнең уңышы һәр хезмәткәрнең төгәл гамәлләре, салым законнарын үтәве, заманча эш формаларын кулланырга омтылуы белән тәэмин ителә.

Киләчәктә дә сезнең хезмәт сөючәнлегегез, җаваплылыгыгыз, максатчанлыгыгыз, салым түләүчеләр белән эшлекле һәм конструктив мөнәсәбәтләр кору сәләтегез куелган максатларга ирешүдә ярдәм итәр, дип ышанам.

Чын күңелдән сезгә лаеклы хезмәтегез һәм куелган бурычка тугры булуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә энергия, күңел күтәренкелеге, нык сәламәтлек телисе килә, чөнки мондый эшне бары тик чын-чынлап көчле кешеләр генә башкара ала. Тынычлык, игелек, эшегездә уңышлар!

 

Дмитрий ИВАНОВ, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев