Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бушлай туклану – кайнар, тәмле, төрледән-төрле

Көнүзәк мәсьәлә

Уку елының беренче ае тәмамланды. Мәктәпләр гадәти режимда эшли, әмма кайбер яңа кагыйдәләр белән. Һәм бу уку процессына үз төзәтмәләрен керткән эпидемиологик хәлгә бәйле түгел. Үзгәрешләр мәктәп укучыларының туклануын оештыруга кагыла: илебез Президенты йөкләмәсе буенча 1 сентябрьдән башлап башлангыч сыйныф укучылары бушлай туклана.

– Безнең район мәктәплә рендә башлангыч звено балалары, ә бу 3757 кеше, көненә бер тапкыр кайнар аш белән бушлай тәэмин ителә, – дип сөйли мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Ирина Новикова. – Гомуми белем бирү оешмалары Роспотребнадзор тәкъдимнәре буенча эшләнгән һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган 12 көнлек бердәм меню нигезендә ризык әзерлиләр.

Изгән бәрәңге, макарон, пилмән, ит, балык кәтлитләре, җиләк-җимешләр – болар барысы да башлангыч сыйныф укучылары ала торган кайнар һәм төрледән-төрле генә түгел, ә файдалы да булган ризыклар. Ә менә балаларга, барыннан да элек, аның тәмле булуы мөһим. Шуңа күрә без бу хакта төп экспертлардан – мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләреннән сораштык.

Таһир, 4нче мәктәпнең 2нче сыйныф укучысы:

– Ашханәдә безне ничек ашатулары миңа бик ошый. Бигрәк тә кәтлитләр яратам, безгә шулай ук җиләк-җимешләр һәм кыяр бирәләр.

Булат, 5нче мәктәпнең 3нче сыйныф укучысы:

– Безнең пешекчеләребез тәмле пешерәләр, һәрвакыт ашыйм. Күптән түгел пилмән нәр бирделәр, алар миңа бик ошады, тәлинкә эх дигәнче бушады.

Гүзәл Фәтхуллина:

– Минем кызым һәм улым – Каргалы гимназиясенең башлангыч сыйныф укучылары. Мәктәптә ашатуларына зарланмыйлар, киресенчә, мактыйлар, тәмле һәм төрледән-төрле ризык лар пешерәләр, диләр. Ә мәктәп укучыларының әниләре буларак, минем өчен моның бушлай булуы да мөһим. Бу ата-аналар өчен яхшы ярдәм, дип саныйм.

Татьяна Яшина:

– Кызым 16нчы мәктәпнең 2нче сыйныфында укый. Ул ашханәдә пешерелгән кайнар ризыклардан бик канәгать. Өстәвенә, нинди дә булса җиләк-җимеш яки яшелчә бирәләр һәм барысы да бушлай. Ризык файдалы һәм туклык лы. Узган ел ул өстәмә рәвештә камыр ризыклары сатып ала иде, ә хәзер кайнар ризык ашап туям, ди. Кыскасы, мәктәптәге кайнар ризыктан мин канәгать.

5-11 сыйныфларда укучыларны тукландыруда берни дә үзгәрмәде диярлек. Һәр бала ашханәдә кайнар ризык сатып ала ала. Моннан тыш, узган еллардагы кебек үк, Чистай районының барлык мәктәп укучылары да бушлай чәй белән күмәч ашау мөмкинлегенә ия.

Ирина Новикова сөйләвенчә, эпидемиологик вәзгыять аркасында, мәктәпләрдә азык кабул итү тәртибенә үзгәрешләр кертелгән. Һәр уку йортында график эшләнгән, аның нигезендә ашханәгә барганда төрле сыйныф балалары бер-берсе белән кисешмәскә, куркынычсыз дистанцияне үтәп, өстәл артында утырырга тиешләр.

Сүз уңаеннан

Мәктәпләрдә туклануны оештыру буенча «кайнар линия» эшли. Сораулары булган һәркем Роспотребнадзорның Чистай территориаль бүлегенә 5-51-50 телефоны буенча шалтырата ала. Шалтыратулар дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр – 9дан 16 сәгатькә кадәр, җомга көнне – 9дан 14 сәгать 45 минутка кадәр (төшке аш – 12дән 13 сәгатькә кадәр) кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев