Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бушка килгән “җылы идәннәр”

Чистай зона торак инспекциясенә шәһәрдә яшәүчеләрдән фатирларда һаваның температура режимына туры килмәве, шулай ук кайнар су белән тәэмин итүнең билгеләнгән нормативларын бозу мәсьәләләре буенча күп санлы мөрәҗәгатьләр керә.

Инспекция тарафыннан тикшерүләр үткәрү барышында халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларының бозылуында гаепнең кайбер очракта ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга (коммуналь хезмәтләр куючыларга), шулай ук күп фатирлы торак йортлар идарә итүдә һәм хезмәт күрсәтүдә торган оешмаларга бәйле булмавы ачыкланды. Биредә еш кына милекчеләр, торак фондтан файдаланучылар, хуҗалар үзләре гаепле.
Мәсәлән, инспекциягә Зеленая урамындагы 6 нчы йортта яшәүчедән фатирда температура режимының туры килмәве мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать керде. Мөрәҗәгатьне карау барышында шунысы ачыкланды, гариза бирүче фатирыннан бер катка түбәнрәк урнашкан фатирда яшәүче, үз фатирындагы балконына "җылы идәннәр" ясаган, өстәвенә, үзәк җылыту системасына тоташу юлы белән, шулай ук балкон ишеген сүтеп һәм кухняда тәрәзә уемын кечерәйтеп, ә моны эшләү өчен тиешле рөхсәте булмый, үз белдеге белән яңадан планлаштыру башкарган. Фатир милекчесенең үз белдеге белән яңадан җиһазландырудан гыйбарәт булган хокукка каршы гамәлләре нәтиҗәдә җылыту системасы эшенең начараюына китергән, ә шушы йортта яшәүчеләргә җылыту өчен зур сумма түләргә туры килүе турында сөйләп торасы да юк.
РФ Торак кодексы нигезендә торак биналарны яңадан үзгәртү һәм яңадан планлаштыру бары тиешле тәртиптә рөхсәт алганнан соң гына башкарылырга тиеш.
Торак бинаны рөхсәтсез яңадан җиһазландырганы өчен фатир милекчесе административ җавапка тартылды һәм аңа 1500 сум күләмендә административ штраф салынды. Балконда рөхсәтсез куелган җылыту системасын сүткәннән соң гариза бирүченең фатирында температура режимы яңадан торгызылды.
Торак биналарда үз белдеге белән яңадан планлаштыру үткәргән фатир милекчесе шулай ук административ җавапка тартылды һәм аңа 2500 сум күләмендә административ штраф салынды. Шулай итеп, яшәүче икеләтә җәзага тартылды.
Лесозаводская урамындагы, 21А торак йортын тикшерү нәтиҗәсендә дә шундый ук хәл килеп чыкты. Биредә фатир хуҗасы үз белдеге белән яңадан җиһазландыру үткәргән, юыну бүлмәсендә кайнар су белән тәэмин итү системасына тоташу юлы белән "җылы идәннәр" үткәргән. Соңыннан аның үз белдеге белән яңадан җиһазландырудан гыйбарәт булган хокукка каршы гамәлләре өстәрәк урнашкан фатирларның юыну бүлмәләрендә кайнар су белән тәэмин итүне юкка чыгаруга китергән. Фатир милекчесе шулай ук административ җавапка тартылды һәм аңа 1500 сум күләмендә штраф салынды.
Инспекциягә шулай ук Галактионов урамындагы 36 нчы йортның фатирында үз белдекләре белән "җылы идәннәр" ясау турында мәгълүмат керә. Инспекция тикшерүгә чыкканчы, хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре тарафыннан фатирда кайнар су белән тәэмин итү системасына рөхсәтсез тоташтырылган торбалар сүтеп алынган.
Күп фатирлы торак йортларда ачыкланган закон бозулар нәтиҗәсендә "җылы идәннәр" урнаштырылган фатир милекчеләре күрсәтелгән йортларда яшәүче башка гражданнар хисабына үзләренең көнкүреш шартларын яхшыртканнар, ә йортта яшәүчеләр барысы да җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү күләмнәре өчен арттырып түләгәннәр. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә уяу булырга һәм милекчеләрнең яки вакытлыча файдаланучыларның торак биналарда рөхсәтсез яңадан җиһазландыру һәм яңадан планлаштыру очрак­лары ачыклану турында хезмәт күрсәтүче оешмага яки торак инспекциясенә хәбәр итәргә кирәк.
Инспекция тарафыннан үз белдекләре белән яңадан җиһазландыру һәм яңадан планлаштыру буенча ачык­ланган барлык очраклар буенча гаепле затлар гамәлдә булган законнар нигезендә административ җавапка тартылачак.
Чистай зона торак инспекциясе яңа адрес буенча күченде: Л. Толстой урамы, 157 нче йорт, 4 нче кат. Телефоннар элеккечә үк калды: 5-05-13, 5-36-51.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев