Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнәсез?

Берничә көннән без Ватан сакчылары көнен билгеләп үтәбез. Бу көнне көчле шәхесләребез котлау сүзләре кабул итәләр.

Кемдер якыннарына бүләкләр дә алгандыр инде, ә кемдер әлегә өлгермәгәндер. Бу очракта бәйрәм сәбәпчесенең мавыгуларын да исәпкә алырга кирәк. Алар һәрвакыт файдалы. Яраткан эшең өчен файдалы булган бүләкләр һәрвакыт күңелгә хуш килә. Безнең сораштыруыбыз да нәкъ менә шушы темага. Без аны ир-атларның нәрсә белән шөгыльләнүләрен ачыкларга теләп, ир-атлар арасында үткәрдек.

Линар Миңнеханов,

авыл хуҗалыгы техникумы студенты:

– Мин спорт һәм музыканы яратам. Менә 5 ел инде армрестлинг белән шөгыльләнәм,  «Лидер» спорткомплексына йөрим. Спорт белән шөгыльләнү форманы тәртиптә тотарга ярдәм итә. Ярышларда җиңү яуласаң, бу киләсе дәресләргә стимул да була әле.  Икенче хоббием өчен дә вакыт табарга тырышам – гитарада уйнарга яратам. Музыка миңа башка башлангычларда да ярдәм итә.  Мавыгуларым миңа укуымда комачауламый. Киресенчә, мин аларны студент тормышында файдаланам, төрле чараларда һәм ярышларда катнашам.

 

Михаил Васильевич,

пенсионер:

– Мин берничә ел инде лаеклы ялда. Шәхси йортта яшибез, кечкенә генә бакчабыз бар. Соңгы елларда нәкъ менә бакчачылык минем яраткан шөгылемә әйләнде.  Зур түземсезлек белән кар эрүен һәм бакчага баруыбызны көтәм.Үсентеләрне тизрәк теплицага күчереп утыртасым килә. Җирдә эшләү мине тынычландыра , мин аңардан зур канәгатьләнү алам. Җәй буе диярлек бакчада кайнашам, анда эш җитәрлек.

 

Тимур Галимов,

сәүдә вәкиле:

– Балык тотарга яратам. Мин кыш көне, шулай ук җәен дә берүзем генә балык тотам.  Кызганычка, эштә булу сәбәпле, яраткан шөгылемә  вакыт күп бирә алмыйм. Мөмкинлек чыгу белән  сабый баладай сөенәм. Кармагым һәм башка кирәк- яракларым һәрвакыт әзер.  Мине балык тотарга этәрүче яхшы капкан балыклар гына түгел. Бу миңа табигать кочагында булырга, кармак тотып тынлыкта һәм тынычлыкта утырырга, шәһәр шау-шуыннан азрак онытылып торырга ярдәм итә. Балык тотканнан соң өйгә арып кайтсаң да, үзеңне яхшы ял иткәндәге кебек хис итәсең.

 

Алексей,

төзүче:

– Минем эшем минем хоббием да инде. Мин төзү-ремонт эшләре белән шөгыльләнәм. Миңа өйләрдә матурлык һәм уңайлылык тудыру бик ошый. Күптән бу өлкәдә эшлим, шуңа күрә минем дусларым һәм танышларым үзләрендә ремонт ясар алдыннан мине чакырып киңәшләшкәндә миңа бик күңелле була. Хәзер кибетләрдә эш өчен җайлаштырылган бик күп төрле инструментлар саталар. Төзү һәм бизәкләү материалларының ниндиләре генә юк! Теләсә нинди проектны, теләсә нинди идеяне тормышка ашырырга мөмкин.

 

Евгений Симонов,

сату буенча менеджер:

– Минем берәр хоббием бар дип әйтә алмыйм. Буш вакытымны төрлечә үткәрәм, күп очракта гаиләм белән. Актив ял итәргә яратабыз. Табигатьтә еш булабыз. Җәен, мәсәлән, палаткалар белән берничә көнгә табигатькә чыгабыз, балык тотабыз, учакта ашарга әзерлибез. Кышын исә чаңгыда һәм тимераякта шуабыз.

Сүз уңаеннан, автомобилемә күп вакытымны бирәм. Аны һәрчак яхшы хәлдә тотам, вак-төяк ремонтларны үзем ясыйм, еш кына төрле аксессуарлар сатып алам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев