Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бурычлыларга газ бирү туктатыла һәм мөлкәткә арест салына

Дебитор бурычын каплау максатында суд приставлары «Чистопольгаз» ЭПУы хезмәткәрләре белән берлектә кулланган табигый газ һәм күрсәтелгән хезмәтләр өчен бурычлары булган абүнәчеләр буенча рейдлар үткәрделәр.

Бүгенге көндә шәһәр һәм район халкының кулланган табигый газ өчен түләү вакыты чыккан дебитор бурычы 5,8 миллион сум тәшкил итә. Гомуми бурычлары 2,8 миллион сум булган 330 абүнәчене газ белән тәэмин итү вакытлыча туктатылган.
Рейд барышында газчылар суд приставлары белән бергә гомуми бурычлары якынча 500 мең сум тәшкил иткән 35 абүнәчедә булдылар.
- Без хәзер газ бирүне вакытлыча чикләүне актив кулланабыз, - ди халыкны газ белән тәэмин итү буенча идарәнең Чистай территориаль участогы начальнигы Илдар Сибгатуллин. - Әйтергә кирәк, закон җылыту чорында моны эшләргә рөхсәт итми. Урамда эссе һава торышы торганда явызларча түләмәүчеләрдә «зәңгәр ягулык»ны туктату башланды.
Бу көннәрдә газчылар суд прис­тавлары белән бергә Заводская урамындагы йортка бардылар.
- Йорт хуҗасы 8 мең сум күләмендәге бурычының тормыш хәле нәтиҗәсендә барлыкка килүен аңлатты, - ди суд приставы Наталья Петухова. - Приставлар бурычлының берникадәр мөлкәтенә арест салдылар (җиһаз исемлеге төзеделәр). Шундый ук процедура В. Ногин урамындагы 90нчы номерлы күп фатирлы йорттагы фатир хуҗасы мөнәсәбәтендә дә башкарылды (музыкаль үзәккә арест салына һәм мәҗбүри тартып алына). Хәзерге вакытта суд приставлары хезмәте башкаруында бурыч суммасы якынча 700 мең сум булган 77 суд боерыгы тора.
Суд приставлары хезмәте тарафыннан банк счетларына, хезмәт хакы карталарына арест салына, алга таба бурыч исәптән чыгарыла. Бурычы 5 мең сумнан артыграк булган бурычлыларга РФ чикләреннән чыгу чикләнә.
- Элек «зәңгәр ягулык» кулланган өчен бурычлылар күп булса, хәзер аларның саны кими, - ди Илдар Сибгатуллин. - Без шәһәрдә һәм районда кулланган газ һәм хезмәтләр өчен бурыч 10 мең сумнан артып киткән йортларны һәм фатирларны аерым контрольгә алдык. Әлбәттә, кеше хәленә керәбез. Төрле сәбәпләр аркасында билгеле авырлыклар барлыкка килгән очракта үтенечләрен канәгатьләндерәбез.
- Алга таба да бурычлылар белән тыгыз эш дәвам итәчәк, - дип ышандырды «Чистопольгаз» ЭПУы начальнигы Мисхәт Шәфыйков. - Без бурычлылар аркасында намуслы абүнәчеләргә газ бирүне чикләүгә юл куя алмыйбыз. Әлеге проблема районның торак пунктларында, күп фатирлы, җылыту приборлары булган йортларда кискен тора. Бурычлыны газ белән тәэмин итүне туктату - иң соңгы, өстәвенә мәҗбүри чара.
Газчыларның һәм суд приставларының рейдлары дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев