Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Бульварны төзү буенча эшләр нигә тукталды?

    Агымдагы елның февралендә «Чистай»мәдәни үзәгендә «Төзекләндерүгә биш адым»программасын тормышка ашыру тикшерелде.Моношәһәр буларак ул Чистай шәһәренә һәм аның җәмәгать оешмаларына да кагылды.

    Чистайда иң беренче булып бульвар үзгәрергә тиеш дигән фикергә килделәр. Июнь башында Нариман урамыннан алып югары базарга кадәр дәвам итүче скверны бульварга үзгәртү турында старт бирелгән иде.
    «ГрейтСтрой»фирмасы белгечлә­ре җәяүлеләр зонасын төзекләнде­реп бетерделәр диярлек. Эшчеләр җәяүлеләр өчен ике аркылы юл чыгу урынын ясадылар: болар - Нариман урамыннан К. Либкнехт урамына кадәр һәм Либкнехт урамыннан Маринин урамына кадәр. Аркылы юл чыгу урыннарының икесендә дә төрле төстәге вак таш җәелгән.Җәяүлеләр зонасында түшәлгән юлда җәяүлеләр, шулай ук велосипедчылар йөри башлады инде.
    Төзүчеләр яшел өлешне киңәйт­теләр, бордюрлар куйдылар. Август уртасында Чистайда Татарстан Президенты ярдәмчесе Ната­лия Фишман булып китте. Ул җәмә­гать киңлекләрен төзү һәм төзеклән­дерү эшләрен күзәтә. Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов һәм Наталия Фишман Санкт- Петербургтан килгән архитекторлар һәм бульварны төзүчеләр белән бергәләп бульварны, әлеге территорияне төзекләндерү эшләрен карадылар. Наталия Фишман бульварны төзекләндерү буенча үз тәкъдимнәрен бирде.
    Нигездә ул җәяүлеләр юлларын киңәйтүгә кагылышлы иде.Фишман аларны бер метрга киңәйтергә тәкъдим итте. Мондый юнәлеш көтмәгән төзүчеләргә бар көченә барган эшләрне туктатырга һәм җәяүлеләр зонасы киңлеген киңәйтергә туры килде. Җиргә түшәлгән кирпечкә бетоннан нигез өстәлде, тротуар плитәсен урнаштыру өчен тимер кисәкчекләре булдырылды.
    Хәзер бульварга туфрак китерелде, территорияне планировкалау үткәрелә.
    - Ял итү зонасына эскәмияләр кую һәм урам фонарьлары кую соңрак, Наталия Фишман үз күрсәтмәләренең үтәлешен килеп тикшергәннән соң башкарылачак, - дип хәбәр итте безгә баш архитектор Андрей Шумилов.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: