Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Булганнан бар да була

Аларның бакчасына сокланмаган кеше юктыр. Җәй башында ук авыздан сулар китерүче сусыл җиләкләре, мул уңышлы помидор -кыярлары, матурлык дөньясында тибрәтүче, җаннарга рәхәтлек өстәүче чәчәкләре...

Әкияттәге кебек урамыбызга нур сибеп утыручы төзек, матур өйләре дә әллә каян балкып, үзенә чакырып тора. Шулай булмыйни?!! Ачык йөзле, берсеннән-берсе кунакчыл кешеләр яши шул биредә. Авылыбызның мөхтәрәм, игелекле кешеләре Кәүсәрия һәм Шәфигулла абый Сабитовларны олысы да, кечесе дә хөрмәт итә. Үзләре кебек үк акыллы, мәрхәмәтле биш балага җан өргән кешеләр алар. Һәркайсы тормышта үз урынын тапкан, илгә- көнгә хезмәт итеп, намуслы, фидакарь хезмәт белән яшиләр.
Бүгенге язмамда исә сүзем шул биш бала арасында дүртенче булып дөньяга килгән Роберт Шәфигулла улы турында булыр. Үзебез дә шушы урамда яшәгәнгә, кечкенәдән үк бергә үстек, кем әйтмешли, бер урам юлларын таптадык, бер урам һавасын суладык. Роберт шул вакытта ук үзенең сабыр табигатьле, күндәм, ярдәмчел булуы белән аерылып тора иде. Кош-кортлар, песи-этләр өчен җан ата, искиткеч кече күңелле, шәфкатьле, миһербанлы ул. Олыны олы, кечене кече итә. Шундый күршеләр күбрәк булса, һәркемгә дә бу дөньяда яшәүләре бик тә күңелле, рәхәт булыр иде. Үзе үстергән яшелчәләре, җиләк-җимешләре, ясаган салат-кайнатмалары белән кемнәрне генә сыйламый ул! Якын күршеләр булгач, безгә андый сыйлар тагын да күбрәк эләгә бугай... Ә аның пешергән коймаклары, ашлары, салатлары телеңне йотарлык. Булганнан бар да була, кулыннан гөлләр түгелә дип нәкъ менә аның кебекләр турында әйткәннәрдер дә инде...
Роберт 1968 елның 10 гыйнварында дөньяга килә. Иске Роман сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Каргалы урта мәктәбендә белем ала. Бер ел авыл клубында директор булып эшли, 1986 елда армия сафларына чакырыла - Ерак Көнчыгышта чик сакчысы булып хезмәт итә. Аннан кайткач, Казан дәүләт педагогия институтының география факультетына укырга керә. Соңрак читтән торып укуга күчеп, туган мәктәбендә география Һәм биология фәннәрен укыта башлый. Ә тугыз елдан аңа мәктәп коллективы белән җитәкчелек итүне ышанып тапшыралар.
Коллективта да, укучылар, әти-әниләр арасында да бик тиз абруй яулый ул. Хәер, шулай булмый мөмкин дә түгел. Һәркемнең күңелен аңлый белүе, беренчеләрдән булып ярдәмгә ашыгуы, балаларны ихластан яратуы белән ул тиз арада янәшәдәгеләр арасында хөрмәт-ихтирам казана. Аңа киңәш-ярдәм сорап килүчеләр дә бик күп. Өлкәннәрне дә, балаларны да бар күңелен биреп ихлас­тан тыңлый, киңәшләрен бирә, ярдәм итә, сизгер күңелле, самими. Укучылары да аны яратып, үз итеп: «Безнең Роберт абый» дип йөртәләр. Бу инде үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Мәктәптәге укытучылар да, шулай ук укучылар да иҗатка, яңалыкка омтылып эшлиләр, төрле конкурс-олимпиадаларда, гамәли конференцияләрдә катнашып, үрләр яулыйлар икән, монда җитәкченең роле, һичшиксез, зур.
2005 елда ул биология укытучысы буларак «Ел укытучысы» республика бәйгесендә катнаша. Анда катнашкан 41 кеше арасында ул бердәнбер мәктәп директоры була. Шул ук елны «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнә. 2016 елда, укыту һәм тәрбия процессын оештыру һәм камилләштерүдәге, интеллектуаль, әхлаклы шәхес үстерү һәм формалаштырудагы, укыту-методик әдәбиятны камилләштерүдәге уңышлары һәм озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Роберт Шәфигулла улы Сабитов Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Җитәкче үрнәге, билгеле инде, аның хезмәттәшләренә дә этәргеч бирә, аларга иҗади кыюлык өсти. Педагогик коллектив һәрвакыт район күләмендә үткәрелә торган чараларда һәм бәйгеләрдә актив катнаша һәм югары нәтиҗәләргә ирешеп килә.
Әлеге коллективны әйдәп ба­ручы-бар асыл сыйфатларны үзенә туп­лаган әлеге җитәкче хәзер инде шушы коллективыннан, укучыларыннан башка, коллективны аңардан башка күз алдына да китереп булмый, аларга шулай бергә-бергә, кулга-кул тотынышып озак еллар эшләргә насыйп булсын. Ә киң күңелле, искиткеч кешелек­ле Роберт Шәфигулла улын матур гомер бәйрәме белән котлап, ихлас күңелемнән иң-иң изге теләкләремне һәм рәхмәт хисләремне җиткерәм. Аңа җан һәм тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы, имин тормыш, хезмәтендә яңадан-яңа уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай undefined