Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Булганнан бар да була

Әлеге матур гаилә - авылыбыз күрке. Чәчәкләргә күмелеп утырган йортлары да хуҗалары кебек күңелгә җылылык, рәхәтлек биреп тора...

 

Әлеге язмам Гаделша авылында яшәүче Илдус белән Гөлшат Хәйретдиновлар гаиләсе турында.

Авылның хезмәт сөючән, булдыклы матур гаиләсе Мөксин абый белән Фәүзия апа Хәйретдиновлар гаиләсендә беренче бала булып Илдус дөньяга килгән. Төп нигездә өч буын тату булып зур әниләре Гайнегөлем әби тәрбиясендә үскән биш бала – Илдус, Ильяс, Венера, Илдар, Марат бала вакыттан әти-әниләренең төп терәге, ышанычлары булып, бүгенгесе көнгә чаклы туган җанлы, бердәм булып бер-берләре өчен җан атып яшиләр. Әниләре Фәүзия апа кадерле әни булып биш баласының да балаларын-оныкларын үстерергә булышып, һәммәсенә дә барып, хәленнән килгәнчә ярдәм итеп, киңәшләрен биреп яши алуына сөенеп туя алмый. «Тугыз оныгыма – зур әни, бер оныкчыгыма дәү әни булып, кадер-хөрмәттә яшим, Аллаһка шөкер. Балаларыма, кияү-киленнәремә рәхмәт», – ди Фәүзия апа.

Илдус гомерлек ярын күрше Татар Баганалысы авылыннан, уңган гаиләдән алып кайтты.

Тормыш чәчәге Гөлшат белән утыз бер ел парлы гомер кичереп ике бала тәрбияләп үстерделәр.

Кызлары Илүсә белән уллары Инсаф икесе дә югары белемле, Казан шәһәрендә эшлиләр һәм яшиләр. Илүсә пар канаты Илшат белән Рамазан исемле ул үстерәләр.

Гаилә башлыгы Илдус ул бик тә әрсез кеше. Берәр план корып эш башласа үз дигәнен итмичә, үзенә охшаганча эшләп бетермичә туктамый. Илдус шушы үзе туып үскән нигездә Гөлшат белән бергәләшеп яңа өй төзеп керделәр. Иртә яздан көзгә чаклы Хәйретдиновларның өй аллары гөлләргә күмелеп утыра. «Илдус – гөлләр, чәчәкләр патшасы», – дисәк тә, ялгыш булмас.Авылда иң беренчеләрдән булып петунияләр алып кайтып утырткан кеше ул. Хәзер инде ул һәр йортта да яратып үстерелә торган чәчкәгә әйләнде. Бакча эшләренә мөкиббән кеше Илдус. Виноград үстерә, күп еллардан бирле күпме кешене виноград үстерергә кыстады. Өйләре роза чәчәкләренә күмелгән аларның. Роза чәчәкләрен бер генә ботагын да әрәм итмичә, тамырландырып бар белгән технологиясен эшкә җигә белүче кеше ул. Быел яңа төр үсенте – еживика белән мавыгып китте әле. Киләсе елга уңышы күп булса, без дә утыртырбыз мөгаен, бик ымсындырып, кызыктырып, тәмләп сөйли белә ул Илдус.

Гөлшат шундый уңган-булган ир-ат белән яшәвенә бик тә бәхетледер, мөгаен. Гөлшат утыз елга якын шушы авылда авыл хуҗалыгы тармагында хисапчы хезмәтен башкарды һәм гаиләдә дә уңган хуҗабикә.

Спорт сөюче мәктәп укучыларын Казан шәһәренә хәтле сәяхәткә, Татнефть аренага хоккей матчына алып барган физкультура һәм хәрби фән укытучысы Илдус абыйларын укучылар нык хөрмәт итә. Ул вакыйгадан соң күп еллар үтсә дә, укучылары әле дә аңа рәхмәтле булып яши.

Үзешчән сәнгатьтә дә актив катнаша ул. Аның моңлы итеп җырлавына, гармунда уйнавына сокланабыз.

Әлеге матур гаиләгә иң изге теләкләрне җиткерәсе килә. Матурлыкка сокланып, сәламәтлеккә туеп, үзегез төзегән зур, нурлы өйләрегездә гамәл-гыйбадәт кылып, балалар, оныклар куанычы күреп, матур парлар булып, озын-озак гомер итәргә насыйп булсын!

Гүзәл Мусина, Гаделша авылы мәдәният йорты методисты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев