РФ гражданинының булачак пенсиясе күләменә алты төп фактор йогынты ясый.
Иминият стажының дәвамлылыгы
Пенсиягә хокукны һәм аның күләмен билгеләгәндә иминият стажы исәпкә алына. 2024 елга иминият стажы 15 елдан да ким булмаска тиеш. Стажга таләпләрне арттыру акрынлап башкарыла: 2016 елда ул 7 ел тәшкил итә һәм 10 ел дәвамында этаплап, берәр ел өстәлеп, 2024 елга 15 елга кадәр артачак.
Пенсиягә чыгу яше
Ир-атлар пенсиягә - 60 яшьтә, хатын-кызлар 55 яшьтә чыга. Аерым категориядәге гражданнарның яшь буенча иминият пенсиясенең вакытыннан алда билгеләнүенә хокуклары бар.
Хокук барлыкка килгәннән соң, пенсияне билгеләү өчен соңрак мөрәҗәгать иткән һәр ел өчен теркәлгән түләү һәм иминият пенсиясе премиаль коэффициентларга арта.
Пенсия балларының күләме
Гражданинның һәр хезмәт эшчәнлеге елы өчен, эш бирүчеләр тарафыннан яки шәхсән мәҗбүри пенсия иминиятенә иминият кертемнәре күчергән очракта, аның пенсия баллары рәвешендә пенсия хокуклары формалаша. Пенсия балларының күләме мәҗбүри пенсия иминияте системасына күчерелгән һәм түләнгән кертемнәргә, иминият стажының озынлыгына бәйле.
Эш бирүченең иминият кертемнәре
Эш бирүченең сезнең өчен Россия пенсия фондына иминият кертемнәре түләвен онытмагыз, әлеге сумма хезмәт хакыннан тотып калынмый. Кайбер намуссыз эш бирүчеләр үз хезмәткәрләре өчен иминият кертемнәре түләүдән качарга тырышалар. Иминият кертемнәренең күчерелгән суммасы турында Россия пенсия фонды сайтында гражданинның Шәхси кабинеты аша белергә мөмкин. Нинди дә булса мәгълүматлар исәпкә алынмаган яки тулы күләмдә исәпкә алынмаган дип уйласагыз, мәгълүматларга төгәллек кертү өчен эш бирүчегә мөрәҗәгать итегез һәм аларны алдан ук РПФна тәкъдим итегез.
Рәсми хезмәт хакының күләме
Иминият кертемнәре бары рәсми хезмәт хакыннан түләнә.
Пенсия белән тәэмин итү варианты
Мәҗбүри пенсия иминияте системасында пенсия белән тәэмин итү варианты еллык пенсия балларын билгеләүгә йогынты ясый. Иминият пенсиясен формалаштырганда гына да еллык пенсия балларының максималь күләме - 10 балл, барлык иминият кертемнәре иминият пенсиясен формалаштыруга җибәрелә. Бер үк вакытта иминият һәм туплау пенсиясен формалаштыруны сайлаганда еллык пенсия балларының максималь күләме - 6,25, чөнки иминият кертемнәренең 27,5 проценты пенсия тупланмаларын формалаштыруга җибәрелә.
Белешмә
РПФның "кайнар линия"се : 8 800 775 54 45.
ТР буенча РПФ бүлегенең "кайнар линия"се: (843)279-27-27.
Социаль челтәрләр:
www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN
ТР буенча РПФ бүлегенең матбугат хезмәте: (843)279-25-13, 279-25-11.
E-mail: pressa.pfr@gmail.com
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев