Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Булачак әниләргә проблемаларны хәл итү юлларын күрсәтәчәкләр

Бала табар алдыннан курку, пособиеләр белән кәгазь мәшәкатьләре, торак мәсьәләсе – бу һәм башка күп кенә проблемаларны булачак әниләргә хатын-кызлар консультациясе белгечләре хәл итәргә ярдәм итәләр.

Йөкле хатын-кызларны маршрутлаштыруның беренче баскычларыннан берсе – медик-социаль һәм хокукый ярдәм күрсәтү кабинетына бару.

Йөклелек – ул шатлык һәм бәхет һәм тагын – хәл итүне таләп итүче яңа мәшәкатьләр. Әни булырга әзерләнгәндә, хатын-кыз еш кына медицина өлкәсендәге генә түгел, ә со циаль, юридик, психологик характердагы төрле сорау лар белән очраша. Еш кына мөстәкыйль рәвештә аларны ачыклап булмый, белгечләр ярдәме кирәк була. Шушы максаттан Чистай үзәк район дәваханәсенең хатын-кызлар консультациясендә йөкле хатыннарга медик-социаль һәм хокукый ярдәм күрсәтү кабинеты эшли.

Әгәр элек булачак әниләр хатын-кызлар консультациясенә күбесенчә үз табибы – акушер-гинекологына мөрәҗәгать иткән булсалар, хәзер аларның маршрутлары исемлегенә югарыда аталган кабинет та керә, анда эш Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә алып барыла.

Хатын-кызлар консульта циясе мөдире вазифаларын башкаручы Гөлнара Карлышева сүзләренә караганда, пациентлар белгечләргә кабул итүгә зур шатлык белән бара. Ярдәмнән баш тартучыларның проценты бик аз, чөнки бу әни һәм аның булачак сабые өчен мөһим булган мәсьәләләр буенча консультация алу мөмкинлеге.

– Социаль эш буенча белгеч тән тиешле субсидияләр, пособиеләр турында белү беркемгә дә зыян итмәс. Булачак әнигә юрист консультациясе кирәкме, моны без кабул иткәндә хәл итәбез. Пациент хатын-кызның ярдәм кирәк булган сораулары булса, аңа юнәлеш бирелә. Йөкле хатын-кызлар еш кына кызык лы хәлләре турында белгәч, аларны эштән китәргә мәҗбүр итәргә омтылучы эш бирүчеләр белән очрашалар. Юрист хезмәт законнарының барлык нечкәлекләрен белә һәм мондый күңелсез хәлләрдә ничек дөрес эш итәргә кирәклеге буенча консультация бирә ала. Гаилә хокукына кагылышлы мәсьәләләрне дә аңлатачак. Психолог белән аралашу аеруча популяр, чөнки кабул итү гаилә консультацияләрен күздә тота, – дип сөйли Гөлнара Таһир кызы.

Хатын-кызлар консультациясе психологы хатын-кызларга проблемаларны хәл итүдә ярдәм итә, йөклелек, балалар туу арасындагы араны җайга салу, аларны тәрбияләү һәм гаилә мөнәсәбәтләре культурасы мәсьәләләре буенча киңәшләр һәм аңлатмалар бирә.

– Без кемнеңдер проблемасына кагылып, аларны хәл итү юлларын күрсәтә алабыз. Булачак әни белән без табибка исәпкә куелгач, өченче триместрда очрашабыз. Әмма бу психологта кабул итүдә ул ике тапкыр гына була дигән сүз түгел. Консультация кирәк булганда, безнең ишекләр һәрвакыт ачык, – ди хатын-кызлар консультациясе психологы Софья Хәсәнова. – Гаилә консультацияләренең арта баруын да билгеләп үтәргә кирәк. Беренче йөклелек белән генә түгел, өченче, хәтта дүртенче белән дә киләләр. Бу гаиләнең җаваплылыгы артуы, белгечләр белән аралашу кирәклеген аңлаулары турында сөйли.

Хәзерге дөньяда иң зур проблемаларның берсе – туучылар санының түбән булуы. Белгечләр сүзләренә караганда, моңа йөклелекне өзү бик тәэсир итә.

– Без хатын-кызларны мондый карардан читләштерәбез, йөклелекне нигезсез өзү белән бәйле очракларны киметәбез. Мондый адымга төрле хәлләр этәрә. Өч белгечнең дә ярдәме кирәк. Юрист хатын-кызга аның хокукларын аңлата, социаль хезмәткәр түләүләр буенча консультация бирә, психолог рухи ярдәм күрсәтә, пациент белән бергә «уңай» һәм «тискәре» якларны анализлый, – дип билгеләп үтә педиатрия ярдәме һәм бала табуда ярдәм күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Наталья Толкина.

– Пациент хатын-кыз бала тудыру йортына йөклелекне өзүгә кергәндә, һичшиксез, психолог аннотациясе булырга тиеш. Документларда бу нинди дә булса детальләрне күрсәтмичә билгеләп үтелә. Уңышлы очраклар бар, бу бик сөендерә. Саклану программасы эшли. Ул хатын-кызга төзелә, әмма анда ир-ат та катнаша, чөнки бу тема бары икесе өчен генә, – дип өстәде Софья Мөнәвир кызы.

Социаль өлкә шулай ук теләсә кайсы гаилә өчен күп кенә мәсьәләләрне күздә тота. Бу – көнкүреш тә, үзара мөнәсәбәтләр дә.

– Кирәк булганда вакытлыча яшәү урыны, эшкә урнашу, баланы поликлиникага исәпкә кую мәсьәләләре буенча консультация бирәбез. Кирәкле документлар җыюда ярдәм күрсәтәбез. Әгәр мәсьәлә тирәнрәк хәл итүне таләп итә икән, тиешле структураларга җибәрәбез, – дип аңлата социаль эш буенча белгеч Алла Анд реева.

Дөрестән дә, әни булу шатлыгыннан берни дә бүлдермәсен өчен, мондый мәсьәләләрне алдан хәл итү яхшырак. Без булачак әниләргә нык сәламәтлек, ә кабинетка нәтиҗәле эш телибез!

Белешмә

Медик-социаль һәм хокукый ярдәм кабинетына йөклелекне планлаштырган хатын-кызлар да мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук физик һәм рухи сәламәтлек өчен куркыныч хәлдә калган яки психофизик көч куллануга дучар ителгән булачак әниләр өчен дә ишекләр ачык. Теләк буенча консультация телефон аша һәм аноним рәвештә үткәрелергә дә мөмкин. Белгечләрнең эш графигын регист ратурада 5-09-35 номеры буенча ачыкларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев