Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бу кешеләр шатлык һәм өмет бүләк итәләр

Чистай волотерлары очрашуда яңа проектлар һәм бурычлар турында сөйләштеләр. 

2018 ел Россиядә Иреклеләр елы дип игълан ителде. Иреклеләр хәрәкәте бөтен ил буйлап актив рәвештә үсә. Бу эштән чистайлылар да читтә калмыйлар, алар өчен изгелек эшләү ихтыяҗы тормышта иң өстен әйбергә әверелде.
Бүгенге болгавыр заманда үз вакытын корбан итеп кешеләргә ярдәм итәргә ашкынып торучыларны кайберәүләр аңлап та бетермиләр. Шушы миһербанлы кешеләр ярдәме белән меңләгән ялгыз кешеләрнең йөрәкләренә җылылык, рәхәтлек иңә, күпме изге эшләр башкарыла. 
Чын ирекле – бу эчкерсезлек һәм әхлаклылык үрнәге. Әлеге сүзләр барысы да эш-гамәлләр белән раслана, әмма әлеге эшләрне башкару һәркемнең дә көченнән килми.
 Волонтерлар ялгыз өлкәннәр янында еш булалар, хәйрия акцияләре, коррекция мәктәбендә төрле күңел ачу чаралары үткәрәләр. Алар исәбенә, нигездә, укучылар һәм студентлар керә, әмма волонтерлар сафына һәркем языла ала. 
– Ел саен Чистайда волонтерлар саны, барлык иганәче чараларында актив катнашучы яңа укучылар саны арта, – дип билгеләп үтә «Тормыш» ирекле хәрәкәтне яклау үзәге җитәкчесе урынбасары Алена Хмелева. Волонтер булып мин дүрт ел эшлим. Бу шәхес буларак үзеңне күрсәтү, үсү, яңа дуслар табу, кыйммәтле тормыш тәҗрибәсе туплау өчен менә дигән үзенчәлекле мәйданчык. Волонтер булу-булмау кешенең үзеннән тора. Әгәр ул үзенең әби-бабасына, әти-әнисенә начар мөгамәләдә икән, ул башкаларга ничек булыша алсын ди?! Моның өчен олы йөрәкле, киң күңелле булырга, йөрәк җылыңны кешеләргә кызганмаска кирәк.
Чистай волонтерларының республика һәм бөтенроссия проектларын тормышка ашыруда актив катнашуларын билгеләп үтәргә кирәк. Алар «Дөньяның бар бизәкләре» һәм «Сәламәтлек сессиясе» проектларында менә дигән нәтиҗәләр күрсәттеләр. Алар өч тапкыр Татарстан Республикасында иң яхшы профилактик берләшмә булып танылдылар.
Моңардан тыш волонтер­ларның ярдәмгә мохтаҗ кешеләргәюнәлдерелгән үз идеяләрен тормышка ашыру өчен күп мөмкинлекләре бар. Алар шулай итеп социаль юнәлештәге «Музыка безне бәйләде», «Сабынлы драйв» проектларын тормышка ашыруга грант оттылар. Проектлар балалар йортлары һәм 10 нчы номерлы коррекция мәктәбендә тәрбияләнүчеләр белән эшкә юнәлдерелгән. Аларны тормышка ашыруга 300 мең сум акча бүлеп биреләчәк.
Иреклеләр хәрәкәтендә катна­шуның яшьләр өчен тагын бер уңай ягы бар: андыйларга вузга кергәндә өстәмә баллар бирелә. Волонтерның барлык уңышлары аның шәхси кенәгәсенә языла, шуңа күрә чараларда һәм хәйрия акцияләрендә катнашу – бәхетле киләчәккә бер адым.
Һәм менә Аделина Кораблева һәм Искәндәр Кәбиров волонтерлар булып өстәмә баллар өчен генә эшләмиләр. Алар һәрвакыт кешеләргә булышырга теләделәр һәм икенче ел инде Чистайның актив иреклеләре булып торалар. Алар ятим балалар һәм инвалидлар өчен күп санлы мастер-класслар, авыру балаларны дәвалауга акча җыю өчен хәйрия акцияләре, Бөек Җиңү көне алдыннан акцияләр, мәктәпләрдә берничә волонтерлык слетлары үткәрделәр.
- Кешеләргә ярдәм иткәндә үзеңнең җәмгыятькә нинди кирәкле кеше икәнеңне тоясың, – диләр үз хатирәләре белән уртак­лашып Аделина белән Искәндәр. – Кешеләргә яхшылык эшләү һәм аларның ихлас елмаюларын күрүдән туган хисләрне сүзләр белән генә аңлатып та булмый. Безнең өчен болар иң кадерле нәрсә.
Иреклеләр проектларын тормышка ашыру өчен волонтерларны шактый эшләр көтә. Алар күптән үз күңелләренә хуш килгән эшләрне сайладылар инде: диванда тик кенә ятмыйча, башкаларга булышалар, кешеләргә җылылык һәм яктылык бүләк итәләр. 
Шәһәребезнең, республика­быз­ның, илебезнең киләчәге ышанычлы кулларда булуы сөендерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай