Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бу Георгий тасмасы сезгә

Ике көн дәвамында Бөек Җиңү көненә туры китереп "Георгий тасмасы" дигән Бөтенроссия челтәр акциясе узды.

Аңа чистайлылар да актив кушылды. Шәһәребездә аны уздыруны Наталья Девятова җитәкчелегендәге "Жизнь" ирекле хәрәкәтен яклау үзәге координацияләде. Анда икътисад, идарә һәм хокук институты филиалы, Казан милли-тикшерү техник университетының "Восток" филиалы, педагогия көллияте, медицина училищесы студентлары, "Универсиада волонтерлары" җыелма мәктәп отряды әгъзалары катнашты. Алар сәгать заводы поселогында, Тегермән мәйданы микрорайонында, шәһәр үзәгендә, урам чатларында, светофор объектлары каршында узучы машиналар шоферларына Георгий тасмалары тараттылар, хәерле юл теләделәр һәм бәйрәм белән котладылар. Барлык машина йөртүчеләр дә диярлек аралашуның әлеге формасын җылы кабул иттеләр, алардан тасмаларны алдылар һәм үзләренең теләкләрен аларга юлладылар.
Әлеге акция - үзенә күрә Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булганнарны хөрмәтләү, солдатларыбыз күрсәткән батырлыкка, илебез тарихына хөрмәт күрсәтү. Ул бүгенге буынга әтиләребез, бабаларыбыз, карт бабаларыбыз батырлыгын, 45 нче елны безнең өчен җиңү яулаучыларны һәм җиңү өчен тылда эшләүчеләрне онытмау өчен чакыру булып тора. Рәхмәт сезгә! Акция кысаларында барлыгы 1,5 меңнән артыграк Георгий тасмасы таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев