Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Бу барыбыз өчен дә авыр еллар булды»

Сугыш чоры балалары... Сугыш аларны якты һәм шатлыклы балачактан мәхрүм итте, язмышларын тар-мар итте, аларның йөрәкләрендә төзәлмәслек яралар калдырды.

Бөек Ватан сугышы турында сөйләгәндә, без, барыннан да элек, Ватаныбызны фронтта батырларча саклаган, үз гомерләре бәрабәренә дошманга каршы төшкән ветераннарыбызны күз алдына китерәбез. Алар белән бергә Җиңүгә, илне торгызуга сугыш чоры балалары да үз өлешләрен кертте. Алар өлешенә дәһшәтле, ач балачак төште. Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар кебек үк, алар да сугыш һәм сугыштан соңгы вакытны хәтерлиләр.

Зиннур Рәфыйков Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан, 1941 елның 3 маенда Мөслим авылы янында Усия поселогында туган. Әтисе сугыш башлануга фронтка киткән, ә әнисе кечкенә бала белән ялгызы калган.

– Бу барысы өчен дә бик авыр, ач, салкын еллар иде. Без, кечкенә балалар өчен, ниндидер бер йортта кечкенә генә ашханә оештыруларын хәтерлим. Әниләребез эшләгәндә, без шунда ашарга йөрдек, – дип искә ала Зиннур Абдулла улы.

Зиннурга 5 яшь булганда, алар әнисе белән Чистайга күчәнәләр. Биредә дә сугыштан соңгы елларда җиңел булмый. Әнисенә күп эшләргә туры килә, ә өйдәге эшләр кечкенә Зиннур җилкәсенә төшә.

– Мин еш кына агач материал калдыклары артыннан такта яру заводына яки җиһаз фабрикасына йөри идем. Кышын мич ягарга кирәк, хәер, ашарга да мичтә әзерләдек. Әни бик иртә эшкә китә иде, мин иртәнге дүрттә торып, мәктәпкә барыр алдыннан мич ягарга, кар чистартырга өлгерә идем. Җәен авылга кайта идек, ул вакытта әби белән бабай исән иде әле. Балыкка йөрдем, бу мавыгу түгел, ә ризык табу мөмкинлеге иде. Ул вакытта барысы да ярымач яшәде. Басуларда кыштан соң калган черек һәм туңган бәрәңге җыя идек, аннан көлчә ясап, пешереп ашый идек, – дип сөйли сугыш чоры баласы.

Зиннур Рәфыйков бер очракны аеруча ачынып искә төшерә. Бервакыт ипи артыннан кибеткә барганда аның ипи ала торган азык-төлек карточкасын урлаганнар, ул көнне гаилә иписез калган.

Зиннур Рәфыйков 15 яшеннән әнисе белән торгта эшли башлый, аннары культтоварлар кибетенә эшче булып күчә. Тиздән аны армия сафларына алалар.

– Татарстаннан без, 12 меңгә якын кеше, кысан вагоннарда бардык, анда утырырга да урын юк иде. Башта Владимир шәһәрендә сержант мәктәбендә өйрәнүләр уздым. Аннары Иваново өлкәсендә, Тейково шәһәрендә хезмәт иттем. Ул чакта анда ракета мәйданчыклары төзелеше башланды һәм без анда катнаштык. Сугыштан соң кешеләр, бигрәк тә ир-атлар, аз иде, армия сафларына чакырырга кеше дә юк иде. Шуңа күрә без армиядә өч ел хезмәт иттек. Ялга да җибәрми иделәр, чөнки ул яшерен объект иде. Өч ел без палаткаларда яшәдек, – ди Зиннур Абдулла улы.

Демобилизациядән соң Зиннур Рәфыйков автомәктәпне тәмамлый, автохуҗалыкка эшкә урнаша.

– Мин 70 километр арага икмәк ташыдым. Көнгә дүртәр рейс ясарга туры килде. Таң белән эшкә китә идем, караңгы төшкәч кенә кайта идем, – дип билгеләп үтә әңгәмәдәшем.

Анда ун елга якын эшләп, Зиннур Абдулла улы автомәктәпкә күчә, анда инструктор булып 36 ел эшли.

– Ул вакытта, нигездә, егетләр, ир-атлар укыды, әмма хатын-кызлар да бар иде. Мин инструктор булган беренче кыз автобус йөртүчесенә укыды, – дип уртаклаша әңгәмәдәшем.

Аның күпьеллык намуслы һәм фидакарь хезмәте «Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан фидакарь хезмәте өчен» медале белән билгеләп үтелгән. Сугыш чоры баласы буларак, ул күпсанлы юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Зиннур Рәфыйков – хезмәт ветераны.

Тормыш иптәше Рауза Вәли кызы белән алар гаилә корганнар, ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, аларга белем биргәннәр, тормышта үз урыннарын табарга булышканнар. Кызганычка каршы, Зиннур Абдулла улының тормыш иптәше вафат булган, әмма балалары һәм биш оныгы әтиләрен һәм бабаларын игътибарсыз калдырмыйлар, аны кайгыртып торалар.

Авыр хезмәттә үскән, сугыш авырлыкларын үз җилкәсендә татыган Зиннур Абдулла улы яшь буынның хәзерге матур тормышның кадерен белеп бетермәвенә сыкрана.

– Хәзерге яшьләребез без хезмәт куйган кебек эшләргә күнекмәгән. Хәзер барысы да җитәрлек, әмма, нигәдер, тормыштан канәгать кешеләр аз. Аның каравы хәзер без тыныч вакытта яшибез, өстәлләребез мул, кияргә киемебез бар. Кешеләр шуларның кадерен белсен иде, – ди ветеран.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев