Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөтенроссия сыйфат айлыгы

5 ноябрьдән Европа сыйфат атналыгы старт ала, ә 8 ноябрьдә Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтеләчәк. Быел традициягә әверелгән чаралар яңа ракурста узачак - Россиянең бөтендөнья сәүдә оешмасына (БСО) керүе, шуның белән бер үк вакытта 15 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр Бөтендөнья сыйфат көненә туры китереп Бөтенроссия сыйфат айлыгы уздырыла.

Айлык Бөтенроссия сыйфат оешмасы һәм кайбер РФ субъектларының шул исәптән ТР Президенты Р. Миңнеханов ярдәме белән "Россиянекен алыгыз" программасы тарафыннан оештырылган. Айлык үткәрү турындагы карарны РФ Президенты администрациясе кушуы буенча Россиянең сәнәгать-сәүдә министрлыгы да яклады. Айлык Россия икътисадындагы төп бурычларның берсен - илебездә җитештерелгән продукциянең сыйфатын дөньядагы илләр статусына туры китереп яңа дәрәҗәгә чыгару, эшмәкәрләрнең, фәнни-­техник җәмәгатьчелекнең игътибарын сыйфат һәм көндәшлек итү сәләте проблемаларына тарту, Россиянең БСОга керүе шартларында предприятиеләрнең эшен уңышлы стимуллаштыру - хәл итүгә ярдәм итәргә тиеш.
Татарстан өчен товарларның, хезмәтләрнең һәм эшләрнең сыйфатын күтәрү бурычы Универсиада уздыру алдыннан аеруча актуаль, чөнки бу вакытта кунакларга күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты республика имиджын формалаштыру факторларының берсе булып тора.
Бөтенроссия сыйфат айлыгы кысаларында уздырыла торган чаралар сыйфатлы товарлар, эшләр һәм хезмәтләр файдасына грамоталы сайлап алу күнекмәләрен формалаштыруга; җитештерелә торган продукциянең сыйфатын һәм көндәшлек итү сәләтен күтәрүгә; республиканың кулланучылар базарында төрле хокук бозуларны киметүгә; хезмәт күрсәтү культурасын күтәрүгә; сыйфатсыз, ялган технологияләрне бозып җитештерелгән товарлар әйләнешенә юл куймауга юнәлдерелгән.
Айлык кысаларында ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзор идарәсенең ТР буенча Чис­тай районындагы һәм шәһәрендәге территориаль бүлеге белгечләре тарафыннан кайбер чаралар оештырылачак: сәгать заводы базарында кизү тору - 15 һәм 16 октябрь; гражданнарны күчмә кабул итү, "Кулланучылар белеме нигезләре" курсы буенча лекцияләр, УПП ВОС пенсионерлары һәм инвалидлары белән очрашу. Роспотребнадзор идарәсенең ТР буенча Чистай районындагы һәм шәһәрендәге территориаль бүлеге бинасында шәхси эшмәкәрләр һәм оешмалар җитәкчеләре белән кулланучылар хокукын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча "түгәрәк өстәл" була. Чистайлылар өчен "Эссен" сәүдә үзәгендә "Челны-мясо" ширкәтендә җитештерелгән продукцияне күргәзмә-татып карау 17 октябрьдә, 12дән 14 сәгатькә кадәр узачак, анда шулай ук консультация өстәле эшләячәк. Һәр чистайлы биредә бүлек белгечләренә үз проб­лемалары белән мөрәҗәгать итә ала. Айлык барышындагы башка чаралар турында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев